Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Титан» позывнойлы сугышчы: «Бу җиңүдә минем дә өлешем керде, дип горурланырлык булсын иде»

Үз теләкләре белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүчеләр — алар инде геройлар.

Араларында яшьләре дә, инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаганнары да бар. Бу язма герое Рәнис Фәнислам улы Шәкүров та (позывное — Титан), инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, үз теләге белән контракт төзегән шәһәрдәшебез. 

Ул әле дә МХО зонасында хезмәт итә. Без аның белән очраклы гына, эшлекле сәфәргә кайткан вакытында очраштык. 

Рәнис үзе Мамадыш районы, Норма авылыннан. Мин аны мәктәптә укыган чагыннан ук беләм. Гел елмаеп йөрүче, беркайчан беркемгә дә авыр сүз әйтмәгән, кешенең хәтерен калдырырлык гамәл кылмаган Рәнис балачактан ук ярдәмчел, тырыш, әйткән сүзендә торучы егет иде.

Урта мәктәпне тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәр училищесында укып, армия сафларына алына ул. Хәрби хезмәтне Мәскәү каласында узып, туган якларына әйләнеп кайта. Аннан инде Түбән Камага килә, алтын куллы егет биредә үз эшен ачып җибәрә. 

Хатыны Сиринә белән матур гына гомер кичергәндә, инде ике малай бер кыз үстереп олы тормыш юлына чыгарганда, күпләрне илебез иминлеге турында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга — махсус хәрби операция башланды. Кемнәрдер «Мине җибәрмәсәләр ярар иде», — дип куркып торганда, арысландай ир-егетләребез үзләре теләп, МХО зонасына китеп бардылар. Алар арасында Рәнис Фәнислам улы да бар. 

Минем инде, авылча гадилегем белән: «Рәнис, яшең дә кырыкның теге ягында инде, нигә махсус операциягә китәргә уйладың?» — дигән соравыма,: «Илһамия апа, без бит армия хезмәтен узган, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атлар. Кулга корал тоткан бар. Анда әле 18 е, 20 сен генә тутырган яшь егетләрне җибәрмәс өчен, үзем теләп киттем. Өч улым, ике кызым бар, аларның тынычлыгын без сакламасак, кем саклар соң?..» — дип, гади генә итеп җавап бирде. 

Махсус хәрби операциядә күргәннәре, андагы хәлләр турында сөйләргә, хатирәләрне яңартырга артык ашкынып тормый Рәнис. «Украинадагы хәлләр, вакыйгалар белән кайчан да булса бер уртаклашырбыз, тарих битләрендә үз урынын алсын өчен барысын да җентекләп, ачыклап бер сөйләрбез әле. Хәзергә вакыты ул түгел. Мин шунысын гына әйтәм: андагы халык үз тормышы белән яши: араларында яхшылары да, кара эчле, мәкерле җаннар да бар. Без иң яхшысы, форсаттан файдаланып, МХО зонасына даими ярдәм итеп торучы шәһәрдәшләребезгә рәхмәтләребезне җиткерик», — диде Р. Шәкүров. 

Сүз уңаеннан, аның Түбән Камадан «РИКС» автосалоны тарафыннан техник карау үткәрелеп, Украинадагы егетләребезгә аталган «УАЗ» автомобилен алырга кайтуы. "РИКС«ның алтын куллы егетләре җыеп биргән бу автомобиль яралы егетләребезне яу кырыннан алып чыгып, госпитальгә алып кайтачак. «Әле тагын шунысын да җиткерик, «Түбән Кама йөк шиннары заводы» да даими ярдәм күрсәтеп тора. Бу юлы да «УАЗ» автомобиленә тулы комплект тәгәрмәчләр, 10 кубометр такта, БТРларны капларга махсус резин транспортер тасма биргән Фаил Миңнегалиевка да зур рәхмәтләребезне белдерәбез» — диде Рәнис. 

Рәниснең сүзләренә кушылмый мөмкин түгел. Онытканчы шуны да әйтеп китим әле: Төзүчеләр проспектындагы гуманитар ярдәм җыю пунктында алар хатыны Сиринә белән иде. Сиринә — районыбызның Ташлык авылы кызы, МХО зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда башлап йөрүче. Әңгәмәбезгә кушылып, авылдашларының махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтүләре хакында сөйләде. «Ил төкерсә — күл була» диләр бит. Безнең халык та шулай, кем ничек булдыра ала, шулай булыша. Лаеклы ялдагы апа-абыйлар да пенсияләреннән өлеш чыгара, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Сүзебезне йомгаклап, Рәнистән «Кайчан кайтырга җыенасың? Әле озак калдымы контракт хезмәтең тәмамланырга?» — дип сорадым. «Анда башларын салган, һәлак булган хезмәттәшләрем, бер савыттан ашаган, бер телем икмәкне бүлешкән, иңгә-иң торган дусларым хөрмәтенә, МХО тәмамланганчы инде. Әгәр күңелгә шик төшсә, каушап калсак — яу кырында ятып калган дусларым, иптәшләрем гафу итмәс. Алар хакына, башлаган эшне ахырына җиткерергә тырышырга кирәк. Тылда калган сөекле хатыным, балаларым хакына, мин кайда кирәк, шунда булырга әзер», — диде Рәнис Фәнислам улы. 

Язмамны тәмамлап, бүгенге көндә без тынычлап, җылы өйләребездә, теләгәнне ашап, телевизор каршында утыруыбыз хакына үз теләкләре белән контракт төзегән ир-атларыбызга исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телик. «Күмәк көч тау күчерә» дигәндәй, алар тизрәк туганнары янына әйләнеп кайтсын өчен, һәркайсыбыз кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. Соңыннан «Бу җиңүдә минем дә бит тамчы гына булса да өлешем керде», — дип горурланырлык булсын иде.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев