«Максатыбыз — илебез иминлеген саклау»
Андрей Геннадьевич Балобанов — үзебезнең Түбән Кама егете.
Шәһәребезнең 9 нчы мәктәбен тәмамлагач, 44 нче лицейга укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый. 2022 елда башланган махсус хәрби операция шәһәрдәшебезнең киләчәккә булган уй-хыялларына үзгәреш кертә.
Шул елның август аенда ул «Алга» батальонына язылып, МХО зонасына китә. Якыннарын борчымас, ут эченә салмас өчен кая киткәнен беркемгә дә әйтеп тормый.
Биредә штурм бригадасында гранотометчы булып хезмәт итә. Егетләр иң «кайнар нокта»ларда, бәрелешнең иң кызган, куркыныч урыннарында булалар. Ни генә әйтсәк тә, ничек кенә йомшартырга тырышсак та, махсус хәрби операциядә егетләребез көн саен үлем белән күзгәкүз очрашканнарын онытырга ярамый.
Үзенә «Эндрю» позывное алган А. Балобанов анда күргәннәрен искә алырга, сөйләргә яратмый. «Миномет снаряды очып килгәндә, әлбәттә, куркыта. ПТУРлардан утка тотканда бар тормыш күз алдыннан үтә. Тик без бит ир-егетләр, кая барганыбызны, максатыбызны белеп килдек. Кызганыч, дусларыбызны, иптәшләребезне югалтабыз», — ди ул МХО зонасында булган вакытлары турында артык җәелеп сөйләмичә.
Кыенлыклар булдымы диюемә: «Без бит гел алгы сызыкта булдык. Снарядлар һәм азык-төлек машиналары көттереп кенә килеп җитә иде», — диде ул.
Сентябрь ахырында мина ярчыгы эләгеп, Андрей каты яралана. «Эвакуация вакытында без биш кеше идек. Өчебез генә исән калдык. Алар миңа туганнарым кебек якын иде, иптәшләремнең һәлак булуы бик кызганыч. Мине госпитальгә алып килделәр», — дип, яраланган көнне искә ала ул. Госпитальдә табиблар аның ике урында эчәгесе шартлаганын, аягында сөягенең сынганын ачыклыйлар. Шулай булса да, үз аягында басып торган ирегетне УЗИ үткәргәч, ашыгыч рәвештә реанимациягә озаталар. «Госпиталь шартларында миңа операция ясаган табибларга гомер буе рәхмәтлемен. Операциядән соң мине вертолет белән Севастополь госпиталенә китерделәр. Биредә мин якынча 10 көн яттым», — ди А. Балобанов.
Аягына баса алмаган, эчәгеләре зарарланган Андрей трубка аша гына ашарга мәҗбүр. Янында гына «Филин» позывнойлы иптәше котлет ашап утырганын күреп, ашыйсы килгәнен хәзер инде көлеп кенә искә ала ул. Ә ул вакытта бер дә көләрлек булмый шул... Севастополь каласында берникадәр дәвалану узгач, егетне Мәскәүгә, Бурденко исемендәге госпитальгә озаталар. Биредә инде табиблар аны аякка бастыра. Авыр яралары төзәлеп, тормышка яңадан аякка баскач, Андрей Геннадьевичның хыялы балаларын, әнисе белән абыйсын күрү, алар белән очрашу шатлыгы була. Бүген ул тыныч тормышта, туганнары, дуслары арасында. Киләчәккә якты планнар төзеп, яңа уйхыяллар белән яши.
«Әгәр егетләребез МХОга китәргә ниятләсәләр, башта ныклап уйласыннар. Ә анда баргач инде, командирлар сүзеннән чыкмаска, алар кушканны төгәл үтәргә тырышырга кирәк», — ди.
Үз теләкләре белән анда киткән батыр ир-егетләребезнең һәркайсы алдында баш иярлек бүген, һәркайсы хакында китап язарлык. Аларның барысына да тагын бер мәртәбә исәнлек телик. Бүгенге көндә МХО зонасында дошманга каршы көрәшүчеләргә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булсын. Ә андагы хәлләрне үз башыннан кичергәннәргә сабырлык, тыныч тормышта бәхет, бар теләкләренең чынга ашуын телибез.
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев