Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Гомеремне хәрби хезмәткә багышладым»

Бүгенге язмабыз герое — шәһәрдәшебез Вячеслав Зөфәр улы Мирхардаров.

Ватанпәрвәрлекне кем ничек аңлый инде... Берәүләр өчен ул матур сүзләр сөйләү, икенчеләр өчен сүзең белән генә түгел, гамәлең белән дә туган илеңне яратуны раслау. Бүгенге язмабыз герое — шәһәрдәшебез Вячеслав Зөфәр улы Мирхардаров — нәкъ әнә шундыйлардан. 

Вячеслав Зөфәр улы Түбән Каманың 14 нче лицеен тәмамлаган. Аннары 62 нче һөнәр училищесында укып, поваркондитер белгечлеген үзләштерә. 2009 елда армия сафларына алынып, Саров шәһәрендә хәрби бурычын үти. 2011 елда контракт төзеп, хәрби хезмәтен дәвам итә. Вячеслав Төньяк Кавказда, Таҗикстанда, Әфганстанда, Сүриядә, 2014 елда Кырымда махсус операцияләрдә катнаша. Ә 2018 елда, өлкән сержант званиесендә, хәрби хезмәттән запаска китә. 

Ир-егетләр һөнәрен сайлый 
Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, эшкә керә. Тик тугыз елдан артык гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Вячеслав өчен нидер җитеп бетмәгән кебек... Ә менә 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, ике дә уйламый «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе (ЧВК) составында МХО зонасына китеп, Бахмут каласын азат итүдә катнаша. Аның сугышчан позывное «Биба». Ул көннәрне кабатлап искә алырга яратмый В. Мирхардаров. Аның авыр истәлекләрен яңартып, без дә артыгын сораштырмадык. 2023 елның маенда туган якларына әйләнеп кайта ул, тик озакка түгел! Шушы елның июлендә тагын контракт төзеп, яңадан МХО зонасына юл тота. Бу юлы 200 нче мотоукчылар бригадасына эләгә. Бүгенге көнгә кадәр хәрби хезмәтен дәвам итә. Шәһәрдәшебез Вячеслав Зөфәр улы лейтенант дәрәҗәсендә штурм ротасы командиры! Ул күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, һәм башка күп орденмедальләр иясе! 

Ир-егетләр яуда сынала 
Әңгәмә барышында мин: «Хәрби хезмәткә 10 елга якын гомерегезне багышлагач, тагын нигә махсус хәрби операциягә китәргә булдыгыз?» — дип сорамыйча кала алмадым.

— Алдан әйтеп узганымча, мин бит кайда гына хезмәт итмәдем. Менә шул чакларда туплаган тәҗрибәмне биредә куллануны тиеш дип таптым. Моңарчы алган тәҗрибәм белән теләп уртаклашам һәм күп иптәшләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәм. Шушындый вакытта өйдә ятуны мин күз алдына да китерә алмыйм. Туган илне саклау һәм яклау — ир-егетләрнең бурычы һәм намус эше!". 

— МХО зонасында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде? 
— Дөресен генә әйткәндә, хәзерге вакытта иң зур кыенлык — БПЛА системаларын үстерү! Хәтта МХО башланган чак белән чагыштырганда да, бу юнәлеш бик алга китте. Кызганыч, дошман да тик ятмый, аларда да замана коралы "беспилотник"лар күп! Нәкъ менә шул БПЛАлар аркасында шәхси состав һәм техника арасында зур югалтулар була! 

— Тыныч тормышка кайткач, планнарыгыз нинди? 
— Әле пенсиягә кадәр хәрби хезмәтемне дәвам итәчәкмен һәм үз тәҗрибәмне яшьрәк егетләр белән уртаклашачакмын! Мин шактый гомеремне гаскәри хезмәткә багышладым. Әйе, пенсиягә кадәр алай күп калмады! Лаеклы ялга чыккач, тыныч тормышка кайтачакмын! Анда ни белән шөгыльләнермен — анысын әле әйтә алмыйм.

— Сез бит хәрби кеше. Төньяк Кавказда, Сириядә махсус хәрби операцияләрдә катнашкансыз. Үлем белән күзгә-күз очрашу куркынычтыр инде?
— Минем беренче сугышчан чыныгуым ерак 2011 елда Төньяк Кавказда булды! Ул вакыттан бирле күп хәрби операцияләрдә катнаштым! Шуңа күрә моңа күнектем инде дип тә әйтергә була. Бу үзенчә адреналин чыгару. Тик атышларга беркайчан да ияләнеп булмый.

— Контракт төзергә уйлаган ир-егетләргә киңәшегез нинди?
— Бу карарны кабул иткәнче 100 мәртәбә уйларга, үзеңнең физик һәм әхлакый мөмкинлекләреңне аңларга һәм шулардан чыгып эш итәргә. 

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә һәм МХО зонасындагы барлык ирегетләребезгә исән-сау булуларын телибез!

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев