Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәскәүдә дә «Аулак өй» уздыралар

Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасыннан «Туган як» редакциясенә шул турыда язма җибәрделәр.

Татар халкында «Аулак өй» уздыру гадәтенең килеп чыгу тарихы һәм аның мәгънәсе белән якынрак танышып китик. Тарихи чыганакларга күз салсак, бу борынгы күркәм гадәтнең исеме танышу, аралашу һәм кызыклы уеннар үткәрү максаты белән билгеле бер йортта җыелышу дигәнне аңлата. Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасыннан «Туган як» редакциясенә шул турыда язма җибәрделәр.

"Аулак өй«гә чакыру татар халкының бер матур йоласы булып тора. Ул авылларда барлыкка килгән. Бу йолада гадәттә яшьләр катнашкан. Кыш көне ул йортта, ә җәйге вакытта саф һавада уздырылган. Ләкин күбесенчә бу йола көзге һәм кышкы көннәрдә өйдә әти-әниләр булмаган вакытта яшьләр тарафыннан үткәрелгән. Гадәттә ул олы әбиләр, тәҗрибәле хатыннар яисә Ак бикәләр карамагында узган. «Аулак өй» кичәсенә яшь кызлар күчтәнәчләр, төрле тәм-томнар алып килә торган булганнар. Җыелган аш-су әйберләреннән кызлар коймак, ботка, кабартма, бәлеш һәм башка сый-хөрмәт әзерләгәннәр. 

Башта «Аулак өй» йоласында 14-18 яшьлек кызлар катнаша торган булган. Биредә алар төрле кул эшләре, бәйләү, кием тегүләр белән шөгыльләнгән. Ә соңрак кичәләргә яшь ирегетләрне дә чакыра башлаганнар. "Аулак өй«гә килгән яшьләр бер-берсе белән аралашканнар, яңалары белән танышып аларның нәрсәгә сәләтле булуларын ачыклаганнар. Шул исәптән, кызыклы уеннарда катнашканнар, татар җырларын җырлаганнар, милли уен коралларында уйнаганнар һәм халык биюләрен биегәннәр. Егетләрнең гармун һәм курайда, ә кызларның думбра һәм кубызда татар халкының моңлы көйләрен башкарулары бу кичәләрнең үзенчәлеге булып торган. Гадәттә «Аулак өй» йоласы караңгы кичкә хәтле сузыла торган булган.

«Аулак өй» кичәләрендәге уеннар яшьләргә бер-берсе белән яхшырак танышу өчен аеруча мөһим роль үтәгән. Әлеге уеннардан түбәндәгеләрне әйтеп китәргә була: «Күз бәйләш», «Йөзек салу», «Көйсез кияү», «Йолдыз санау», «Күгәрчен ашату» һәм башкалар. Уенда җиңелгәннәргә билгеле бер җәза бирелгән: җыр башкару, биеп күрсәтү, берәр төрле хайван тавышын чыгару, мич агарту, хуҗалыктагы терлекнең баш исәбен санау, чишмәдән су алып кайту. Шундый «Аулак өй» кичәләре яшь парларның бер-берсенә гашыйк булып, еш кына яңа гаилә коруларына сәбәп булган. 

Ә хәзер тарихи истәлекләрдән арынып, безнең заман кысаларына әйләнеп кайтыйк. Кызганычка, бүгенге көндә татар халкында «Аулак өй» кичләре уздыру бик сирәк күренеш. Анысы да бары тик шәһәрләрдән ерак урнашкан авылларда яисә милли бәйрәмнәр вакытында гына булырга мөмкин. Шуңа да илебезнең башкаласы Мәскәү кебек зур шәһәрдә бу милли татар йоласының заманчалашкан төрендә яшәве, сакланып килүе әлбәттә ис китәрлек, үзенчәлекле күренеш! Чөнки Мәскәүдә генә түгел, хәтта Казанның үзендә кызыклы итеп татарча «Аулак өй» кичләрен уздыра белү серләре һәркемгә билгеле түгел шул. Тик бу сергә Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы күптән төшенде. Шуңа да бик еш үзенең «Татарлар штабы» йортында шаулатып-гөрләтеп күңелле «Аулак өй» кичләрен уздыра. Бүгенге көндә бу оешмага килүче татарлар саны көннән-көн күбәя. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең саны арта баруы шатландыра. 

«Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының җитәкчесе Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, оешманың иң алдынгы максаты һәм бурычы — татар телен һәм мәдәниятен саклап калу! Шул исәптән, Мәскәү шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт яшьләрендә туган телгә, халкына, милли гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт уяту. 

Әлбәттә, моны булдыру өчен яшьләргә хәзердән үк дөрес тәрбия биреп әзерләргә, алар белән татар халкы рухында аралашырга, тарихы белән таныштырырга, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын аңлатырга, туган телнең матурлыгын һәм кыйммәтен җиткерергә кирәк! Нәкъ менә шундый чаралар уздыру, яшьләрне бергә җыеп, «Аулак өй» кичләрен үткәрү «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасына бу максатка ирешергә ярдәм итә.

Мәскәү оешмасы уздыра торган Аулак өй мәҗлесләренең сере нәрсәдә икән соң? Гадәттә, «Аулак өй» кичәсенә килгән яшьләр берничә сәгатькә Штабның җылы мохитенә күмелеп туган якларына кайтып килгән кебек булалар. Монда алар татар һәм башкорт активистлары белән танышалар, үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алалар, туган телләрендә аралашалар, тәмле милли ризыклар белән сыйланалар, уеннар уйныйлар һәм әлбәттә, оешманың матур гадәте буенча, гармун аккомпонементына татар җырларын башкаралар. Гармунның матур бию көйләрен ишетүгә бирегә беренче мәртәбә килгәннәр дә, оялуларын онытып, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Гомумән әйткәндә, мондагы «Аулак өй» кичәләреннән барлык кунаклар һәрвакыт бик канәгать кала. Шуңа да күпчелек татар яшьләре оешманың башка мәҗлесләренә дә килергә теләкләрен белдерәләр. Чөнки кичәләрдәге җылы мохит, өстәлдәге сый-хөрмәт, мавыктыргыч уеннар, гитара һәм гармун яңгыравындагы татар җырлары күңелгә бик якын булган үзенчәлекле кәеф тудыра һәм барлык килүчеләрне берберсе белән берләштерә, туганлаштыра сыман! Менә шулай бер килүдә, бер күрүдә үк үзенә гашыйк итә ул татарлар!

Лилия Галимова, «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре

Фото https://vk.com/tatarshtab сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X