Туган як

Зирәклектә сынашыйк

Кечкенә укучыларыбызга узган айда 10 табышмак тәкъдим иткән идек. ВКонтакте челтәренең «Туган як» газетасы төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) һәм электрон адресыбызга 12 кеше җавап язып җибәргән.

Дөрес җаваплар түбәндәгечә: исем, тавыклар, чәчтарашка, акыл, мәктәп, карта, батмаганга, мамыкны, юеш, күләгәсен. Җиңүче – Дамир Яруллин, 12 яшь. Котлыйбыз!
Сезгә тагын 10 табышмак тәкъдим итәбез. Җавапларны ВКонтакте челтәренең «Туган як» газетасы төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) яки электрон адреска (tuganyk@yandex.ru) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме «Балалар почмагы» сәхифәсенең сентябрь ае чыгарылышында күрсәтеләчәк.
1) Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
2) Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр. 
3) Кабат-кабат катлама, акылың булса ташлама. 
4) Җир өстендә күп кешеләр кар өстенә кара солы чәчәләр. 
5) Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә. 
6) Бабай бүреге йөз ямау. 
7)  Җөмләдән соң, йә уртада, әгәр безне куйсалар, бераз туктап торырга һәм тын алырга кушалар.
8) Бер гаиләдә алтау без, исем, зат алмашлыкларын төрләндереп ятабыз.
9) Үзем дә ап-ак, эзем дә ап-ак.Белем бирәм дип сызылам кат-кат.
10) Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә. Өйрәним дисәң – өйрәтә, карышмый беркемгә дә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: