Туган як

Зирәклектә сынашыйк

Газета укучыларыбызга узган айда 10 табышмак тәкъдим иткән идек. берничә көн эчендә «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) 12 кеше җавап язып җибәргән.

Шулай итеп, табышмакларның җаваплары түбәндәгечә: исем, йомырка, ашказаны, авыз, әтәчнең кикриге һәм койрыгы, чәчтарашка, күзләр, тавыклар, кайтаваз, җылылык. Иң беренче булып, дөрес җавапны 12 яшьлек Рүзәл ГАЛИМОВ бирде. Котлыйбыз!
Ә без сезгә тагын 10 сорау тәкъдим итәбез. Болары сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган. Җавапларны «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) яки электрон адреска (tuganyk@yandex.ru) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме май аенда чыгачак «Балалар почмагы» сәхифәсендә күрсәтеләчәк. 
Г.Тукайның әтисенең исеме.
Әнисе Мәмдүдә ягыннан бабасы кайсы авылда яшәгән?
Г.Тукай бала чакта Кырлай авылында кемнәрдә яши?
Г.Тукай нинди телләр белгән?
1905 елда аңа ничә яшь булган?
Үзе турында язып калдырган әсәренең исеме.
Шагыйрьнең татар халкы гимнына әйләнгән шигыре.
«Былтыр кысты» дип кем кычкырган?
Бала кем белән сөйләшкән?
Бүреләр кемнән куркып качкан?

Зур бәйрәм
Һәр ел саен, 
                 язлар җиткәч,
Күңелгә тула бер ямь.
Сандугачым 
                җырлый кебек:
«Тиздән бәйрәм, 
                   зур бәйрәм!»

Бәйрәмнең дә 
                  ниндие бит –
Тукай абый туган көн!
Илгә даһи, олуг шагыйрь,
Бөек шәхес килгән көн.
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Аның туган көнендә.
Кырлайдан килә Шүрәле,
Су анасы уйный күлдә.

Җыелышып без дә
                     килдек менә 
Һәйкәлеңә чәчәк салырга.
Җанга якын 
           шигырьләрең аша,
Тукай, сине искә алырга.

Камилә ШАКИРҖАНОВА,
7 нче мәктәпнең 
7а сыйныфы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: