Туган як

Зирәклектә сынашыйк

Табышмакларга җаваплар табарга яратасызмы? Озак уйларга туры киләме? Сынап карыйк. Сезгә 10 табышмак тәкъдим итәбез. Җавапларны «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме апрель аенда чыгачак «Балалар почмагы» сәхифәсендә күрсәтеләчәк. Олылар конкурста катнашырга тиеш түгел! Һәркемдә бар. Ул нәрсә? Чөйдә...

Табышмакларга җаваплар табарга яратасызмы? Озак уйларга туры киләме? Сынап карыйк. Сезгә 10 табышмак тәкъдим итәбез. Җавапларны «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме апрель аенда чыгачак «Балалар почмагы» сәхифәсендә күрсәтеләчәк. Олылар конкурста катнашырга тиеш түгел!
Һәркемдә бар. Ул нәрсә?
Чөйдә ни тормас?
Бер чокыр бар - тулмас, бер көн дә буш тормас; буш торса, тынмас, ансыз кеше тормас.
Ашъяулык янына килеп утыруга, нәрсә кирәк була?
Нинди тарак тарарга ярамый, нинди урак урырга ярамый?
Патша кемгә баш ия?
Ике туган янәшә, чыгалмыйлар тау аша.
Бер тавык − тавык, ике тавык нәрсә?
Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?
Өй эчендә ни күренми?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: