Туган як

Үзеңне сынап кара

1 нче балалар сәнгать мәктәбе Түбән Камада «Фотография дөньясында» дип аталган ачык конкурс игълан итә. Аның исеме: «Гаиләм, дусларым һәм мин быел җәен».

Сиңа 10-18 яшьме? Фотога төшерү белән мавыгасыңмы? Киләчәктә рәссам, дизайнер булырга хыялланасыңмы? Димәк, бу бәйге синең өчен. Эшләр «Фотография» һәм «Фотоколлаж» номинацияләрендә кабул ителә. Тапшырылган эшләр саны өчтән артмаска, фотолар 2017-2018 ел дәвамында төшерелгән булырга тиеш. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Бәйгедә катнашу – түләүле, 150 сум. Бәя биргәндә жюри әгъзалары фотоның композициясенә (табигать фонында кеше фигурасын аерып күрсәтү), фотоның гомуми бирелешенә, аның сәнгать дәрәҗәсенә, үзгәлегенә, техник сыйфатына игътибар итәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр 30 сентябрьгә кадәр *.jpg форматында (принтердан А4 зурлыгында чыгарырлык) xydoh-skaKonkurs@yandex.ru электрон адресына җибәрелергә тиеш. Сорауларың булса, эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә телефоннан 41-11-97 номерына шалтырат. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: