Туган як

Үзенчә аңлаттылар

Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы темасына узган рәсем һәм кул эшләре конкурсына нәтиҗә ясадылар. Бәйгедә барлыгы 250 ләп мәктәп укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Дүрт яшьлек Заринаның иң яраткан уенчык аты янгын сүндерергә ашыга. Арбасы да, мичкәсе дә бар. Мондый композиция ясарга әнисе тәкъдим иткән. Илья янгын сүндерүче булып эшләүче әтисе турында китап ясаган. Гомумән, һәр бала ут белән сак булырга кирәклеге турында үзенчә аңлаткан. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар. Аларның эшләре Казанга республикакүләм конкурска җибәреләчәк. Ул ел саен уздырыла һәм аның максаты – янгын чыгу сәбәпләрен булдырмау. Узган ел балаларның ут белән шаярулары бәлага китергән иде инде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: