Туган як

Үз юлыннан җилдерә ул

Ралиф Сәләхиевне кечкенәдән үк җырчы буларак белә идем. Соңгы бер-ике елда аны еш кына алып баручы итеп тә күргәлим. Аның тормышы гүя конкурстан конкурска кадәр бара.

Редакциябезгә Ралиф әнисе Гөлнара белән килеп керде. Әнисе балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып хезмәт куя. Ул улының беренче укытучысы да, аның мактаучысы да, тәнкыйть «уты»на тотучысы да.

Ралиф Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 7 нче сыйныфында укый. Кечкенәдән үк җырлый. Тавышы бик чиста һәм матур. Мәдәният йортында – Алсу Газизуллинада, балалар сәнгать мәктәбендә Гүзәлия Сабировада укый. Әле күпмедер вакыт «Нардуган» ансамблендә дә биегән ул. Бу тәҗрибәсе сәхнәдә үзен иркен тотарга ярдәм итә икән. Шулай ук гимназиядә театр студиясен дә тәмамлаган. Өстәвенә, яхшы билгеләргә укырга да өлгерә.

– Муниципаль гына түгел, «Йолдызлык» кебек республика, Бөтенроссия конкурсларында катнашып, җиңгәнем бар. Әле менә Фанис Исрафилов дигән автор үз җырын бүләк итеп, аңа аранжировка ясаттык. Илнур Шәрәфуллин клип төшерде. Шул клип TMTV каналында «Балалы солянка» тапшыруында 10 атна буе «эленеп торды», беренче урын да алды. Дүрт тапшыруда мин алып баручы буларак катнаштым, – ди Ралиф.

Тавышы үзгәрә башлагач, ул җырлаудан туктаган. Хәзер сәнгатьле сөйләү конкурсларында катнаша. Әйтик, узган ел ул Г.Тукайга багышланган бәйгедә, быел «Җәлил укулары»нда беренче урынга лаек була. «Йолдызлык» конкурсында үзен «Конферанс» номинациясендә дә берничә тапкыр сынап карый. Башта уза алмый, аннары зональ этапта җиңеп, финалдан «төшеп» кала. Инде менә быел кабат финалга узганнар, тиздән Казанга җыеналар һәм бу юлы җиңәргә тырышачаклар.

Беренче урын алыр өчен шигырьне ничек сөйләргә кирәк икән? Бу сорауга җавапны Гөлнара ханым бирде.

– Беренче чиратта, шигырьне яттан яхшы итеп өйрәнү мөһим. Ә сөйләгәндә, аны үзең аша «чыгарып», авторның барлык хис-кичерешләрен тоеп җиткерергә кирәклеген Ралифка һәрчак аңлатам. Ул чыгыш ясагач, хаталарын бергәләп тикшерәбез. Дөрес чыкмаган урыннарын аңлатам, – ди ул.

Конкурска барган саен, дәү әниләре дога кыла, теләп кала, аннары тәмле бәлешләр пешереп каршы ала. Нишләптер, Ралиф артист булырга хыялланадыр кебек тоелса да, баксаң, ул кечкенәдән үк трамвайлар белән кызыксына икән.

– Дәү әти белән трамвайга утыра идек тә шәһәрне әйләнә идек. Шулкадәр күңелле иде! Безне трамвай йөртүчеләре дә, кондукторлар да таный иде. Кечкенәдән үк трамвай йөртергә хыялландым. Трамвайлар белән кызыксынуым әле бар, – ди Ралиф.

Ә әлегә аны «Йолдызлык» конкурсы финалы, Шаяннар һәм тапкырлар уенында катнашу, Балаларны яклау көне уңаеннан Казанда узасы чарада алып баручы булачак.

Фото: шәси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: