Туган як

Юлларда иминлек өчен

«Исәнмесез, хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр! Бу хат аша мин барлык түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Кая гына барсагыз да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Эчкәч, руль артына утырмагыз. Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарына якынлашканда, тизлегегезне киметегез. Поезд йөри торган тимер юл аша узганда, игътибарлы булыгыз. Юл аша чыкканда, әти-әниләр балаларын җитәкләргә...

«Исәнмесез, хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр!

Бу хат аша мин барлык түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Кая гына барсагыз да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Эчкәч, руль артына утырмагыз. Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарына якынлашканда, тизлегегезне киметегез. Поезд йөри торган тимер юл аша узганда, игътибарлы булыгыз. Юл аша чыкканда, әти-әниләр балаларын җитәкләргә онытмасыннар, балалар исә, як-ягына карамыйча, юлга йөгереп чыкмасыннар иде.

Рульдәгеләр һәм җәяүлеләр бер-берегезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бер дә авыр түгел.

Ихтирам белән, Олег. 11 яшь».

Без, ГАИ хезмәткәрләре белән бергә, шәһәребез урамнарында машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә әнә шундый эчтәлекле хатлар тараттык. Мәктәптә безгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими аңлатып торалар. Бу көнне кагыйдәләрне өлкәннәрнең исләренә төшердек. Алар сүзләребезгә колак салырлар, дип уйлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: