Туган як

Югалган кыз

Яшәгән, ди бер кыз. Аның исеме Алисә булган. Бервакыт ул урманга җиләк җыярга чыгып киткән.

Җиләк җыя торгач, кыз үзенең адашканын аңлый. Алисә кайтырга юл эзли башлый. Ул юлны тапмагач, берәрсе ишетмәс микән дип, кычкырып карый. Бер кеше дә ишетмәгәч, үз-үзенә: «Әби мине адаштырма, мине дөрес юлга чыгар...» – дип җырлый-җырлый, күзе кая карый, шул якка юл тота. Ә бераздан әбисенең өе янына килеп чыга. Алисә өйгә йөгереп кереп, шатланып әбисен кочаклап ала. Шушы көннән соң ул урманга берүзе чыкмаска сүз бирә.

Дания Гарипова,

15 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: