Туган як

Җырларга да, биергә дә ярата

Ишарәләп җырлауны күргәнегез бармы? Мондый җырларны начар ишетүчеләр яки ишетмәүчеләр башкара. Мондый чыгышлар, гадәттә, бик тәэсир итә, чөнки ишарә белән сүзләр мәгънәсе тирәнәя. Ишарәләп җырлаучылар өчен төрле бәйгеләр, фестивальләр уздырыла. Аларда шәһәребез балалары еш кына җиңүләр яулый. Шуларның берсе – Мәликә Һадиуллина.

Кызга 14 яшь, ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатының 8 нче сыйныфында укый. Начар ишетсә дә, музыканы тоя, ярата. 5 нче сыйныфта укыганда җырлый башлый. 
– Кечкенә вакытта күбрәк рәсем ясарга яраттым, аннары җырлыйсым килде. Башта мәктәптә чыгыш ясадым, бераздан төрле бәйгеләргә йөртә башладылар. Шулай да, сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт дулкынланам, – ди Мәликә.
Беренче башкарган «Әни» җырын ул әле дә хәтерли. Хәзер ялгызы да, башка кызлар белән дә чыгыш ясый. Репертуарда булган җырлар укытучылары Алла Добротворская тарафыннан сайлана. Исемнәре үк күңелгә ятышлы: «Ак фәрештәләр», «Очарга өйрәник», «Ватаным йөрәге», «Мин ышанам» һ.б. Мәликә шәһәр, республикакүләм генә түгел, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнаша. Шулай, «Варенье» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә Азалия Таҗетдинова, Виктория Фоменко белән чыгыш ясап, жюри әгъзаларын таң калдырганнар. Нәтиҗә – беренче урын. Игорь Крутой оештырган шушы көннәрдә Казанда узган «Игелекле дулкын» («Добрая волна») II Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивалендә дә җиңү яулап кайтканнар. 
Шул ук вакытта Мәликә бию белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бигрәк тә татар биюен яратып башкара. Әмма иң куандырганы, әлбәттә, аның уңышлары белән әнисе Гөлнараның горурлануы. 
Кыз киләчәген сәхнә белән бәйләргә хыялланмый, ветеринар булырга тели. Өендә Элис кушаматлы мәчесе бар. Үзе әйтүенчә, хайваннарны ярата, урамда аларны ашата.
Фото И. Идиятов архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: