Туган як

Өйнең яме - әни белән

30 ноябрь- әниләр көне. Шул уңайдан барлык әниләрне котлап, аларга саулык-сәламәтлек телибез. Йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән йөрәк парәләрегез сезгә ныклы терәк булсын, йөзегезгә беркайчан кызыллык китермәсен. Кадерле балалар! Сез дә әниләрегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез! Бәйрәмдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да әниләрегезгә ярдәм итеп яшәгез. Үсеп җиткәч тә...

30 ноябрь- әниләр көне. Шул уңайдан барлык әниләрне котлап, аларга саулык-сәламәтлек телибез. Йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән йөрәк парәләрегез сезгә ныклы терәк булсын, йөзегезгә беркайчан кызыллык китермәсен.

Кадерле балалар! Сез дә әниләрегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез! Бәйрәмдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да әниләрегезгә ярдәм итеп яшәгез. Үсеп җиткәч тә аларны онытмагыз, ялгызлыкта калдырмагыз.

Өйнең яме - әни белән

Гаиләдә әти кеше баш булса, әни учак җылысын саклаучы, гаилә терәге. Әниләрне үпкәләтергә, рәнҗетергә һич тә ярамый. Әниләр бервакытта да үз балаларына начарлык теләмиләр, тик алар каргамаса да, күз яшьләре төшәргә мөмкин. Балага дөрес тәрбия биреп, чын кеше итеп үстерү өчен күбрәк ана кеше җаваплы. Чөнки ул үз сабыен карынында ятканда ук саклый, яклый. Кечкенәдән үк аның белән уйнап, аралашуда ана кешенең роле зуррак. Баланың киләчәге дөрес тәрбиядән башлана. Үзен үстереп кеше иткәннәре өчен бала әти-әнисен хөрмәт итәргә, аларның тырышлыгын, сабырлыгын һәрвакыт исендә тотарга тиеш.

Күп балалар әти-әниләренең яратуларына каршы ярату белән җавап бирәләр. Аларны хөрмәт итәләр. Үсеп, олы тормыш юлына аяк баскач та әниләрен ярдәмнәреннән ташламыйлар. Тик, кызганыч, балалар арасында әниләрен санламаган, яннарына барып хәл белергә вакыт тапмаган мәрхәмәтсезләре дә очраштыргалый. Әгәр әниләре картаеп үз-үзен йөртә алмый башласа, картлар йортына илтеп бирәләр. Берничә бала анасы булып та, чит бусагада көн күрүче әниләр дә бар, алар бер баласының да өенә сыймый. Авылдагы туган нигезен сатып акчасын бүлешәләр дә, кабат әниләрен карарга авырыксыналар.

Бала нинди генә булса да, бер генә ананың да баласын начар итеп күрсәтәсе килми шул.

Алинә Әглиуллина,

9нче класс укучысы.

 

10нчы әктәпнең 1А классы укучылары да әниләренә үзенчәлекле бүләк әзерләгәннәр. Әниләренең рәсемнәрен ясап, алар турында матур сүзләрен язып куйганнар.

Минем әни

Минем әни Ләйсән исемле. Ул йомшак күңелле, матур, тырыш, ягымлы. Әниемнең күзләре кояш кебек балкый. Ул тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Мин дә аңа булышам. Бәен бергә дару үләннәре җыябыз, бакчада эшлибез. Кыш көне чаңгыда, тимераякта шуабыз. Мин әниемне бик яратам.

Диләрә Әюпова.

* * *

Минем әниемнең исеме - Алсу, Мин аны бик нык яратам. Ул дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли. Әни эштә чакта мин аны сагынам. Без бергә уйныйбыз, китаплар укыйбыз. Мин әниемә булышам. Аны ихтирам итәм.

Камилә Гарипова.

* * *

Дөньяда иң якын кеше - ул әни. Мин әниемне яратам. Ул шундый тәмле пешерә, без авырсак догалар, үлән чәйләре, шифалы куллары белән дәвалый. Без мәктәпкә киткәндә баштан сыйпап озатып кала. Әнием безне мәрхәмәтле булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтә. Мин әниемә озын гомер телим.

Камилла Әсхәдуллина.

***

Мин әниемне бик яратам, ул да безне ярата. Иртә белән мине сөеп уята, тәмле ашлар белән сыйлап, мәктәпкә озата. Минем яхшы укуыма бик сөенә. Мин әниемне шатландырыр өчен тырышып укыйм, аңа булдыра алган кадәр булышам.

Минем әни - иң яхшы әни!

Камил Хисамиев.

***

Минем әни, бик тырыш ул,

Бөтен эшне ярата.

Үзе генә эшләгән чакта

Мин дә килеп булышам.

Ә шул чакта минем әни

Үзе күбрәк булыша.

Зилия Насыйбуллина.

***

Минем әни бик уңган

Иртүк йокыдан торган.

Кызым, әйдә, тор диеп,

Минем яныма килгән.

 

Тәмле ашлар ашатып

Мине озатып кала.

Әйбәт кенә укы, диеп

Теләкләр тели миңа.

 

Мин әнине каршы алам

Ул эшгтән кайткан чакта.

Кочаклап үбеп алам

Сагындым сине диеп.

Алисә Нәҗмиева.

 

 

 

Әниемә ачык хат

Исәнме, газиз әнием! Йөрәгемдәге иң-иң самими хисләремне, күзләреңә карап әйтмичә, хат аша юллыйм әле.

Кадерле әнием! Мин бик бәхетле, чөнки һәр якты көнем синең "Хәерле иртә, балам!" дигән иркә сүзләреңнән башлана.

Мин бик бәхетле, чөнки синең елмаюың яз кояшыннан да нурлырак.

Мин бик бәхетле, чөнки синең назларың мамык мендәрдән дә йомшаграк. Мин бик бәхетле, чөнки синең теләкләрең яңа яуган кардан да аграк, керсезрәк.

Әйе, һәрбер кеше өчен үз әнисеннән дә якынрак, ягымлырак, күркәмрәк әни юктыр. Тик шулай да Син дөньядагы мең, миллион әниләр арасында иң, иң, иңе...

Мин шуңа гаҗәпләнәм: минем күңелемдәге зилзиләләрне йөрәгеңнең кайсы кылы, ничек кенә сизеп-тоеп ала да, барлык хәсрәтләремне таратырлык җылы сүзләр таба ала икән?.. Барлык уй-хисләремне, борчу-мәшәкатьләремне уртаклашырлык изге зат бит син!

Рәхмәт сиңа, әнием, чиксез зур рәхмәт!

Якынлашып килгән бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан минем бу хат юлларым сиңа бәйрәм котлавы булып барып ирешсен иде. Бәрәкәтле озын гомер юлын сәламәтлеккә туенып яшә, сөеклем!

Ралинә Төхфәтуллина ,

29 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: