Туган як

Яз җитүгә күңел шатлана

Яз җитүгә күңел шатлана Зәһәр бураннар бетеп Җылы көннәр башланды. Ап-ак, суык кыш урынын Матур, ямьле яз алды. Яз артыннан ияреп, Сайрар кошлар кайттылар, Агачка кунып алар Сайрарга тотындылар. «Кыйгак, кыйгак», дип күктә Очалар кыр казлары. Бу язның миңа ошый Һәр көне, төрле чагы. Данияр ГЫЙМРАНОВ, М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең...

Яз җитүгә күңел шатлана
Зәһәр бураннар бетеп
Җылы көннәр башланды.
Ап-ак, суык кыш урынын
Матур, ямьле яз алды.
 
Яз артыннан ияреп,
Сайрар кошлар кайттылар,
Агачка кунып алар
Сайрарга тотындылар.
 
«Кыйгак, кыйгак», дип күктә
Очалар кыр казлары.
Бу язның миңа ошый
Һәр көне, төрле чагы.
Данияр ГЫЙМРАНОВ,
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
5б классы укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: