Туган як

Яшә һәм онытма

Мин XXI гасыр баласы. Кешелекнең туган йорты булган Җир шарының матур бер почмагында яшим. Иң мөһиме: тыныч, сугышларсыз илдә яшим. Тынычлыкта яшәүнең ни дәрәҗәдә зур бәхет икәнлегенә, сугышлар турында укыгач, тагын бер кат чын күңелемнән инанам.

Безнең ил сугышларны күп күргән. Әби-бабаларыбыз авыр сугыш юлларын үткән, бик күпләр шул фаҗигале елларда корбан булганнар. Алар безнең бәхетле киләчәк, илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.
Бөек Ватан сугышы әле хәзер дә онытылмый, аның онытылуы да мөмкин түгел. Бу сугыш турында без китаплардан, кинофильмнардан, сугыш ветераннарының, шул чор кешеләренең сөйләүләреннән ишетеп кенә беләбез. Сугыш турындагы фикерләрем мине уйланырга мәҗбүр итә.
Күптән түгел Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле әсәрен зур кызыксыну белән укып чыктым. Китапта язылганнар мине тетрәндерде. Әсәрне укуы кыен, күңелгә авыр. Язучы һәм аның кебек миллионлаган кешеләр күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын. Фашизмның кешелеккә карата эшләгән җинаяте онытылырга тиеш түгел. Ни өчен?  Вәхшилек кабат кабатланмасын өчен.
«Фашизм эшләгән җинаятьләрне кеше күзеннән яшерергә мөмкинме соң? Җирдән канны юып  буламы? Таш өеменә әйләнгән шәһәрләрне, кара таштан койган һәйкәл кебек морҗалары гына калган авылларны онытып буламы? Концентрацион лагерьларда, төрмәләрдә, газ камераларында үтерелгән миллионлаган кешеләр турындагы сагышларны истән чыгарып буламы? Ятим калган балаларның, ялгыз калган аналарның йөрәкләренә тирән яра булып салынган кайгыны онытып буламы?»  –  дип яза Нәби Дәүли.
Сугышларның кабатланмавын теләргә кирәклеген искәрткән мисалларны бик күп китерергә була. Менә шул бик күпләре арасыннан тагын берсе турында әйтәсем килә.  Бу турыда миңа әнием сөйләгән иде.
Мәктәптә укыганда, әнием сыйныфташлары белән Белоруссиягә экскурсиягә барган. Әнинең күңеленә бик тирәнгә кереп урнаша бу сәяхәт. Аларны сугыш вакытында яндырылып, җир йөзеннән юкка чыгарылган бик күп Белоруссия авылларының берсенә – Хатынь авылына алып барганнар. Әнинең ул авыл турында сөйләгәннәре хәтеремә кереп калды. 
1943 нче елның 22 мартында немецларның  каратель отряды Хатынь авылын чолгап алган. Шаулап торган урман уртасындагы авылда 26 йорт булган. Фашистлар барлык авыл халкын сарайга куып кертеп, ут төрткәннәр. Дөрләп янган сарайдан качарга теләгәннәрне пулеметтан атып үтергәннәр. 149 кеше (шуларның 76 сы – балалар) мәңгелеккә шушы утлы тәмугъта юк булган. Яндырылган авылда нибары 6 кеше исән калган.
Анда бердәнбер өлкән кеше – Йосиф исемле карт исән калган. Ул бер улының көлгә әйләнгән гәүдәсен тапкан, 15 яшьлек икенче улы атасы кулында күзләрен мәңгегә йомган.
Әни сөйләгәннәрдән соң, кызыксынып, Хатынь авылы турында үзем материаллар эзләдем. Аның урынында мемориаль комплекс төзелгән. Исән калган бердәнбер өлкән кешегә куелган мемориаль һәйкәл кешелек трагедиясе турында сөйли. Сугышка кадәр авылда дүрт кое булган. Хәзер анда шулай ук мемориаль корылмалар куйганнар. Яндырылган йортларның һәрберсе урынында тимер һәм бетоннан эшләнгән капкалар, әйтерсең хуҗаларын көтәләр.
Тын һәм мәгърур урман аланында һәр минут саен чаң  тавышы яңгырый. Кичен, фашистлар тарафыннан яндырылган авылларны хәтерләтеп, утлар яна. Нигә? Ни өчен? Кешелек дөньясында болай булырга тиешмени? Җир шарында яшәүче һәр кеше үзенә шул сорауны бирсен иде.
Бу сугыштан соң җиребезгә күп тапкырлар ямьле язлар килгән. Яшел үләннәр шыткан, шаулап, алмагач, шомырт, чияләр ап-ак чәчәккә күмелгән, җылы яктан, сөенешеп, кошлар кайткан. Сабыйлар, әниләрен кочаклап, елмайган. Мәңге шулай булсын иде. Туплар шартламасын, күк йөзен кара төтен капламасын. Балалар һәм аналарның күз яше акмасын.
Гөлия ХӘКИМУЛЛИНА, Түбән Уратма авылы мәктәбенең 10 нчы  сыйныф укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: