Туган як

Ярты гасыр

Ярты гасыр Таң кояшы, назлап, күзләремә, Йомшак кына минем йөзләремә, Кагыладыр һәр иртәдә җаннарыма, Каләм алам шулчак кулларыма. Тәрәзәдән карыйм: нинди матур, Нинди чиста минем шәһәрем! Яшеллеккә күмелеп үсә шәһәр, Чәчәкләргә күмелә күңелем. Ярты гасыр үтте шәһәремә, Биек-биек матур йортларга. Төзүчеләр инде олыгайдылар, Тапшырдылар безнең кулларга. Нәфис ХӘБИБУЛЛИН, Кызыл Чапчак...

Ярты гасыр
Таң кояшы, назлап, күзләремә,
Йомшак кына минем йөзләремә,
Кагыладыр һәр иртәдә
җаннарыма,
Каләм алам шулчак кулларыма.
Тәрәзәдән карыйм: нинди матур,
Нинди чиста минем шәһәрем!
Яшеллеккә күмелеп үсә шәһәр,
Чәчәкләргә күмелә күңелем.
Ярты гасыр үтте шәһәремә,
Биек-биек матур йортларга.
Төзүчеләр инде олыгайдылар,
Тапшырдылар безнең кулларга.
 
Нәфис ХӘБИБУЛЛИН,
Кызыл Чапчак авылы мәктәбенең
9нчы сыйныф укучысы.
 
Бозлар китә
 
Бозлар китә инде Чулманымда,
Китә икән алар кайларга?
Утырып шул бер боз кисәгенә,
Җитсәң иде әллә кайларга.
Шундый хисләр
тудыралар бозлар,
Карап торган чакта аларга.
Тик яшисе килә дөньяларда
Китми генә әллә кайларга.
Фәридә СӨНГАТУЛЛИНА,
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 9нчы
сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: