Туган як

Яраткан уенчыгым

Минем уенчыкларым бик күп. Ләкин иң яратканым «Бэби Бон» дигән курчак. Бу Америка курчагына татарча Лилия дип исем куштым. Мин курчагымны ашатам, аңа тәмле сулар эчертәм, хәтта бишек җыры җырлап йокларга яткырам. Ул миңа туганым кебек якын. Тик менә курчак булуы гына... Һәм мин түзмәдем, әти-әниемнән сеңлекәш алып кайтуларын сорадым....

Минем уенчыкларым бик күп. Ләкин иң яратканым «Бэби Бон» дигән курчак. Бу Америка курчагына татарча Лилия дип исем куштым.

Мин курчагымны ашатам, аңа тәмле сулар эчертәм, хәтта бишек җыры җырлап йокларга яткырам. Ул миңа туганым кебек якын. Тик менә курчак булуы гына... Һәм мин түзмәдем, әти-әниемнән сеңлекәш алып кайтуларын сорадым. Теләгем тормышка ашты, сеңлем Зәмирә туды. Хәзер инде мин Лилияне түгел, Зәмирәне ашатам. Аның белән уйныйм. Аңа татар җырлары җырлыйм. Ләкин Лилияне дә онытмыйм - ул минем сабый чагымдагы иң яраткан курчагым булып калды. Зәмирә үсеп, тәпи йөри башлагач, мин курчагымны аңа бирәчәкмен. Ул да минем кебек, Лилияне бик яратыр һәм теләп уйнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: