Туган як

Яраткан уенчыгым

Минем иң яраткан уенчыгым – песи.

Әйе-әйе, чып-чын песи. Мин аны кечкенәдән үк тәрбиялим, үстерәм. Башта ул минем белән куышлы уйнарга өйрәнде. Хәзер инде төрле һөнәрләре бар: тәпи очларына басып, җепкә бәйләгән кәгазь кисәгенә үрелә, туп артыннан йөгерә.
Песиемнең иң яраткан ризыгы сөт иде. Мин аны яшел кыяр ашарга да өйрәттем. Йоклаганда да ул минем яныма үрмәләп менә, «мыр-мыр» килеп иркәләнә.
Минем уенчыкларым бик күп. Алар арасында матурлары, кыйммәтлеләре бар. Әмма иң яратканы – минем песием. Ул чын уенчык түгел, билгеле, минем яраткан йорт хайваным.
Әминә ШӘРИФУЛЛИНА, 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: