Туган як

Әй, сөйкемле Шүрәле!

Апрель аенда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, шәһәребездә төрле чаралар үткәрелүе барыбызга да мәгълүм. Һәркайсыбызга таныш булган муниципаль сәнгатьле уку конкурсы «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең» конкурсы ничә ел буе үткәрелеп килә инде. Шуны да әйтеп узасы килә, быел Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре башка алымнар да кулланып карарга булдылар, яңа конкурслар игълан итеп, шәһәрдәшләребезне куандырдылар. 11 апрельдән үзәк китапханәдә «Сөйкемле Шүрәле» исеме астында узган шәһәркүләм иҗади эшләр конкурсына рәсемнәр һәм кул эшләре кабул ителде.

Балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз, мәктәп укучылары, сәнгать сөюче өлкән буын кешеләре – барысы да үз иҗатлары белән таныштыру максатыннан, әлеге бәйгедә көч сынаштылар. 27 апрельдә нәтиҗә ясалып, китапханәчеләр бүләкләү тантанасы уздырдылар. «Сөйкемле Шүрәле» шәһәркүләм иҗади эшләр конкурсында, рәсем ясаучы балалар арасында иң остасы дип Ирина Косенко һәм Айдар Идиятов аталды. Аларга беренче дәрәҗәдәге диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Башка катнашучылар да төрле дәрәҗәдәге һәм номинациядәге дипломнарга лаек булдылар. Шәһәребездә талантлы кешеләр күбәйсен иде дигән теләк белән, якташларыбызны алга таба узачак иҗади конкурсларда көтеп калабыз.
Лилия ГАЛИЕВА, 
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә китапханәчесе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: