Туган як

Виртуаль дөнья

шигырь

Яше-карты кулга тоткан,
Алмыйлар аннан күз дә.
Кайларга илтеп җиткерер,
Безне виртуаль дөнья?!
Танышалар-кавышалар,
Шуннан сатып алалар.
Алдыйлар һәм алданалар –
Барысы интернетта.
Китапны да шуннан укый,
Бар яңалык та шунда.
Әти-әни һәм балалар
Бер-берсен күрми хәтта.
Бу һич тә дөрес түгел дип,
Уйлап утырам әле...
Ничек үзгәртергә икән
Бу виртуаль дөньяны?
Әдилә Яхина,
29 нчы мәктәпнең
10 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: