Туган як

Уйнап алыйк!

Татар халкында күп кенә кызыклы уеннар бар. Аларны безнең әби-бабайлар бик яратып уйнаган. Әлеге уеннар һәм ярышлар сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Хат ташучы Уйнаучылар бер иптәшләрен уртада калдырып, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Уртада калганы хат ташучы була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы Казан, Уфа, Оренбург, Стамбул, Мәскәү һ.б. кебек берәр...

Татар халкында күп кенә кызыклы уеннар бар. Аларны безнең әби-бабайлар бик яратып уйнаган. Әлеге уеннар һәм ярышлар сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Хат ташучы

Уйнаучылар бер иптәшләрен уртада калдырып, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Уртада калганы хат ташучы була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы Казан, Уфа, Оренбург, Стамбул, Мәскәү һ.б. кебек берәр шәһәр исемен атый. Шуннан уртада торучы: «Хат алып барам Уфадан Мәскәүгә!» - дип кычкыра. Шул арада исемнәре аталган уенчылар йөгереп урыннарын алыштыралар. Ә бу вакытта, «хат ташучы», форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тырыша. Урынсыз калган бала хат ташучы булып, уен дәвам итә.

Утыр, утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

Утыр, утыр, Мәликә,
алмагачның төбенә,
Утыр, утыр, Мәликә,
алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа,
әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: