Туган як

Уңыш бәйрәме

Күмәкләшеп без дә, дуслар, Бәйрәм итик, әйдәгез. Котлы булсын, гөрләп торсын Сөмбеләнең бәйрәме. Көзге уңышларны җыеп алгач, безнең татар халкында Сөмбелә бәйрәме үткәрү гадәткә кергән. Мин укый торган 29нчы мәктәпне дә бу күркәм көзге уңыш бәйрәме читләтеп үтмәде. Зал тулы укучылар сәхнәдә барган тамашаны кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәм уен-тамаша формасында барды....

Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Бәйрәм итик, әйдәгез.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Сөмбеләнең бәйрәме.

Көзге уңышларны җыеп алгач, безнең татар халкында Сөмбелә бәйрәме үткәрү гадәткә кергән. Мин укый торган 29нчы мәктәпне дә бу күркәм көзге уңыш бәйрәме читләтеп үтмәде.
Зал тулы укучылар сәхнәдә барган тамашаны кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәм уен-тамаша формасында барды. Укучылар Сөмбеләнең табышмакларына бик теләп җавап бирделәр, куянкайга гөмбәләр җыюда булыштылар, көзге уңышларны урларга килгән төлкене "ду" китереп кудылар, яшелчәләр тулы кәрзинне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. 5нче Г классы укучылары икмәккә булган хөрмәтләрен шигъри юллар аша күрсәтсәләр, 4нче класс кызлары биюләре белән сөендерделәр. Ә курайчыларыбыз, һәрвакыттагыча, моңлы көйләрен суздылар. Сәхнәдә укытучы апаларның да булуы, җырлап - биюләре, чын дәрәҗәсендә, сюрприз булды.
Көзге бәйрәмне шулай зурлап уздыргангамы, быел көз тиз генә китәргә ашыкмады, үзенең җылы һәм матур көннәре белән безне озак сөендерде. Көзге уңышлардан табыннарыбыз сыгылып торсын, илләребез имин булып, һәрвакыт шулай шатланып яшәргә язсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: