Туган як

Усал солтан

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер усал солтан.

Аның өч кызы булган. Алар берсеннән берсе матур, сәләтле икән. Берсе бик моңлы җырлаган, икенчесе бик матур биегән, өченчесе уйлап табып, төрле кызык хәлләр, мәзәкләр сөйли торган булган. Ләкин кызлары булганга солтан бер дә сөенми икән. Әтиләре ачулы йөргәнгә балаларның эчләре пошкан.
Менә бер көнне кызлар әтиләренең күңелен күрергә уйлаганнар. Берсе җырлаган, икенчесе матур итеп биегән, өченчесе төрле мәзәкләр, кызык хәлләр сөйләгән. Әтиләрен шатландырганнар. Ул кызларына караган да:
– Мин гомерем буена малаем булмаганга үпкәләп йөргән идем. Рәхмәт, кызларым. Хәзер мин сез булганга үкенмим, – дигән. Моңа әниләре дә бик шатланган.
Рәнис ХӘБИБУЛЛИН, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 5 нче сыйныфы укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: