Туган як

Укырга яратам

Мәктәптә укуы миңа ошый. Яраткан дәресләрем - уку һәм татар теле. Без укый торган класс бүлмәсе җылы һәм якты. Анда белем алу өчен бөтен шартлар да бар. Укытучыларыбыз да ягымлы, әйбәт кешеләр. Без төшенмәсәк, кат-кат аңлаталар. Иң яраткан укытучыларымның берсе - Алсу Рафисовна. Алсу апа безнең мәктәптә татар теле дәресләрен...

Мәктәптә укуы миңа ошый. Яраткан дәресләрем - уку һәм татар теле. Без укый торган класс бүлмәсе җылы һәм якты. Анда белем алу өчен бөтен шартлар да бар. Укытучыларыбыз да ягымлы, әйбәт кешеләр. Без төшенмәсәк, кат-кат аңлаталар. Иң яраткан укытучыларымның берсе - Алсу Рафисовна. Алсу апа безнең мәктәптә татар теле дәресләрен укыта. Ул, минем әнием кебек, сабыр, йомшак күңелле. Мин аның дәресләренә бик теләп һәм яратып йөрим. Ул һәрберебезне тыңлый һәм аңлый белә.
 
Без, классыбыз белән, мәктәп тормышында актив катнашабыз, бер- беребезгә гел ярдәм итәбез. Мин үземнең мәктәбемне бик яратам һәм аның белән горурланам. Укып, туган илемә, туган халкыма файда китерергә телим.
Адилә БӘШИРОВА,
3нче мәктәпнең
3в классы укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: