Туган як

Укучылар иҗаты

Дуслар Бервакыт чәчәкле матур болында Зәңгәр чәчәк һәм Кызыл күбәләк очрашалар. - Минем исемем Кызыл Күбәләк. Ә синең исемең ничек? - Минем исемем Зәңгәр чәчәк. Алар озак кына сөйләшәләр. Кызыл Күбәләк үзенең яңа дустына бер серен ача: - Минем Мәскәүгә китәсе килә. - Нәрсә калган ул Мәскәүдә? Кызык түгел анда,...

Дуслар

Бервакыт чәчәкле матур болында Зәңгәр чәчәк һәм Кызыл күбәләк очрашалар.
- Минем исемем Кызыл Күбәләк. Ә синең исемең ничек?
- Минем исемем Зәңгәр чәчәк.
Алар озак кына сөйләшәләр. Кызыл Күбәләк үзенең яңа дустына бер серен ача:
- Минем Мәскәүгә китәсе килә.
- Нәрсә калган ул Мәскәүдә? Кызык түгел анда, - дип каршы төшә Зәңгәр чәчәк. Анда өйләр дә гел таштан гына, бер карар әйбер дә юк.
Тик дустын күпме генә үгетләсә дә, күбәләк хыялыннан кире кайтмый. Ул Мәскәүгә бару уе белән яна. Дусты белән очрашырга да вакыт тапмый. Бәлки, очып киткән дә булыр иде, тик көн үзгәрә.
Күк йөзен кара болытлар каплый, коеп яңгыр ява башлый. Кызыл күбәләк качарга урын эзләп йөргәндә Зәңгәр чәчәк янына килеп чыга. Ул аңа:
- Дустым, яңгырдан качарга ярдәм итче миңа, - дип ялвара.
Зәңгәр чәчәк дустын үзенең таҗларына яшерә. Чәчәкнең таҗлары Кызыл күбәләкне яңгырдан да, салкыннан да саклый. Шул көннән бирле аларның дуслыгы тагын да ныгый. Кызыл Күбәләк тә туган якның иң рәхәт җир икәнен аңлый.
Алия ШӘРӘФЕТДИНОВА,
25нче мәктәпнең 2нче класс укучысы.
 
Аквариум балыкларым
Әти белән әнием минем туган көнемә аквариум бүләк иттеләр. Икенче көнне без кибеттән төрле-төрле балыклар алып кайттык.
Минем балыкларымныӊ исемнәре бар: скалярия, таратукум, ябышкак әкәм-төкәм, карамелька, барбус. Аквариумда фильтр булганга күрә, балыклар сулый алалар. Аквариум балыкларын көненә ике мәртәбә - иртән һәм кич ашатырга кирәк. Мин аларны гел үзем ашатам, үзем карыйм. Атнага бер аквариумдагы суны алыштырырга кирәк, аны эшләмәсәң, балыкларга пычрак суда йөзәргә туры киләчәк. Минем аквариумда тагын төрле суүсемнәр бар, алар да балыкларга бик кирәк. Балыкларга яктылык тәүлеккә ун сәгать булырга тиеш, без кечкенә лампочкаларны шулай итеп көйләп куйдык, режим буенча кабызабыз да, сүндерәбез дә.
Мин үземнеӊ аквариумдагы балыкларымны бик яратам. Аларга исемнәре белән яратып эндәшәм, ашарга чакырып шакыйм. Алар шуны гына көтеп торган кебек, барысы бергәләп өскә таба җыелалар, ашыга-ашыга авызлары белән җимне эләктерәләр дә, рәхмәт әйткән кебек койрыкларын болгыйлар. Кичләрен әтием-әнием белән балык-ларга озаклап карап утырырга яратабыз.
Азат СӨЛӘЙМАНОВ,
20нче мәктәпнең 6нчы класс укучысы.
 
Эшләпәсез гөмбә
Яшәгән ди бер бабай белән әби. Бабайның исеме - Абдулла, ә әбинең исеме Зөлфия булган. Аларның балалары булмаган.
Менә бер кояшлы көнне әбинең гөмбә ашыйсы килгән.
- Абдулла, урманга барып гөмбә җыеп кайт әле, - дигән әби. Бабай башына эшләпәсен киеп, кулына кәрзинен алган да, урманга киткән. Менә бабай урман эченә килеп кергән һәм елауга охшаган тавыш ишеткән. Агач астына иелеп караса, анда бәләкәй бер гөмбә елап утыра икән.
- Ник елыйсың? - дигән бабай.
- Бөтен гөмбәләрнең эшләпәсе бар, ә минем эшләпәм юк. Кешегә күренергә дә оялам, - дигән гөмбә.
- Бер дә борчылма, гөмбәкәй, мин сиңа үземнең эшләпәмне бүләк итәм.
Гөмбә бик шатланган.
- Рәхмәт сиңа, бабакай! Мин урмандагы бөтен җәнлекләргә әйтермен, сиңа берәү дә тимәс, кирәк булса, ярдәм дә итәрләр.
Бабай кәрзинен тутырып гөмбә җыеп өенә кайтып киткән. Кайтып җиткәч әби әйтә икән:
- Рәхмәт, Абдулла, гөмбәләрең өчен. Ә синең эшләпәң кайда соң?
Бабай урманда булган хәлләрне сөйләп биргән. Әби аны бу эше өчен мактаган һәм бик матур ак эшләпә бүләк иткән.
Лиана СЫЙТДИКОВА,
15нче мәктәпнең 5нче класс укучысы.
 
Язгы хисләр
Кыш үткәнгә борчылмыйбыз,
Кояшлы яз килә бит,
Түбәләрдән тамчы тамар,
Әкрен генә тыпылдап.
 
Йомшак карларны әвәләп,
Түгәрәк шар ясыйбыз,
Кем ераграк ата дип,
Бер-беребезне сыныйбыз.
 
Кояш, елмайган шикелле,
Җылы нурларын сибә.
Без балалар, шатланышып,
Уйныйбыз көлә-көлә.
 
Тиздән безнең кошкайлар да,
Туган якка кайтырлыр,
Матур тавышлары белән,
Урамны яңгыратырлар.
 
Иң беренче, язны котлап,
Кара каргалар кайта,
«Кар» да «кар» дип
кычкыруы Яз килүен аңлата.
 
Сөенәбез яз килүгә,
Кошкайлар кайтуына.
Җимлекләр дә ясап куйдык,
Аларның килүенә.
Диләрә ФӘЙЗУЛЛИНА,
22нче мәктәп укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: