Туган як

Укучылар иҗаты

Бабайга хат Зөфәр бабам! Сиңа ерак кайтаваз аша өченче буын вәкиле оныкчыгың Алия хат яза. Бабам- Закиров Зөфәр Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшәгән. 1982нче елда 82яшендә вафат булган, Югары Кәминкә авылында күмелгән. Бабакай, үзең исән чакта сине күрергә насыйп булмады, мин әле син бу якты дөньядан фани дөньяга күчкәч...

Бабайга хат

Зөфәр бабам! Сиңа ерак кайтаваз аша өченче буын вәкиле оныкчыгың Алия хат яза. Бабам- Закиров Зөфәр Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшәгән. 1982нче елда 82яшендә вафат булган, Югары Кәминкә авылында күмелгән.

Бабакай, үзең исән чакта сине күрергә насыйп булмады, мин әле син бу якты дөньядан фани дөньяга күчкәч кенә туганмын. Шулай да синең турында ишетеп беләм һәм сиңа хат язарга булдым.

Тормыш юлың җиңел булмаган синең. Балачак елларың ачлык вакытына туры килгән, туйганчы ашарга ризык, җылы итеп киенергә кием булмаган чакларда яшәгәнсең. Инде өйләнеп тормыш башлап җибәрим дигәндә илебезгә зур афәт килгән - сугыш башланган. Илебезнең бик күп ир- егетләре белән туган илебезне дошманнардан сакларга киткәнсең. 4ел үлем белән күзгә күз очрашу да, көрәштәш иптәшләреңне югалту да синең рухыңны сындырмаган, син туган илебезне саклап аяусыз көрәш юлында булгансың. Без сугышны кинофильмнардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Шулай да ул вакыттагы хәсрәтләрне аңлап сулыш кысыла, чәчләр үрә тора. Ә син аны үз күзләрең белән күргәнсең... Әнием сөйләве буенча син сугышта санитар булгансың, күпме яраланган сугышчыны үлем тырнагыннан алып чыккансың, күпме батырлык кылгансың. Сезнең батырлыкларыгыз бушка булмады. Илебездәге бүгенге тыныч тормыш - сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе.

Бүген без - яңа буын балалары, тыныч тормышта яшибез. Белем алабыз, төрле спорт секцияләренә, музыка мәктәпләренә йөрибез. Нык итеп басып йөрергә - туган җиребез, безгә бәхетле балачак бүләк иткән туган илебез бар. Без, өченче буын балалары, сезнең батырлыклар алдында баш иябез. Сез бүләк иткән тыныч тормышны саклау өчен бөтен көчебезне куярбыз. Үзебездән соң килгән буынга матур, тыныч тормыш калдыру безгә бик күп тырышлык һәм көч куярга кирәклеген без бик яхшы аңлыйбыз.

Кадерле бабам, тынычлык өчен керткән өлешең өчен зур рәхмәт сиңа. Мин синең белән һәрвакыт горурланып яшим. Синең исемеңә тап төшермичә исемеңә лаеклы бала булырга тырышырмын. Тыныч йокла, бабакаем, урының җәннәттә булсын.

Алия Шәрипова,

7нче урта мәктәп укучысы

 

Алар зур батырлык күрсәткән

Сугыш - ул җир йөзендә иң зур кайгы, хәсрәт, күз яше китергән фаҗига. Ул һәр йортка килеп кереп, күпме кайгы китереп, кешеләрнең язмышларына кагыла.

Безнең илдә ул кайгыны кичермәгән бер генә йорт та,бер генә гаилә дә юк тыр. Һәр бер йорттан сугышка - бабайлар, әтиләр, абыйлар алына. Меңләгән кеше ачы кайгы кичерә,ачлык, салкын,кеше түзә алмаслык авырлыклар килә ил башына.

Әммә алар җиңәләр! Әле безнең арада да бар андый кешеләр. Алар өчен сугыш иң авыр кичерешләрнең берсе. Ә күпме кеше үлеп кала, ә күпмесенә гарип-горәбә булып тормышын дәвам итә.

Сугышны мин күрмәдем, аның турында китаплардан гына укып, кинолардан гына карап беләм. Сугыш турында минем әбием бик күп сөйли торган иде. Сугыш вакытында алар тылда көрәшкәннәр. Көне-төне ялсыз эшләгәннәр, сугышның тизрәк бөтүен теләп, ирләр кебек тормыш иткәннәр. Сугышчыларга җылы киемнәр теккәнәр, оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр,үзләре ашамыйча булган ашамлкны сугышка, солдатларга җибәргәннәр.

Ә бабай 1945 елны сугыштан җинү белән әйләнеп кайткан. Кайткач, туган илне төзәтүдә озак еллар төзелештә эшләгән. Үзенең батырлыклары өчен орден һәм медалләр белән бүләкләнгән.

Мин алар белән горурланам!

Лиана Мерзлякова,

22 гимназия укучысы

Табигатьне яшелләндерүгә бер адым...

Без, 8 нче сыйныф укучылары, биология укытучысы Козенков Сергей Михаил улы белән Кармалка питомнигына барып, агач үсентеләрен утыртыр өчен әзерләдек. Питомникта 2 ел элек нарат орлыкларын чәчкәннәр. Шушы орлыклардан 20-25 сантиметр үсентеләр үскән. Без, кызлар, үсентеләрне йолкып алып кечкенә өемнәр әзерләп тордык, ә малайлар аларны бәйләп тордылар. Шулай итеп, утыртыр өчен, барлыгы 8000 үсенте җыелды. Эш беткәч, барыбыз бергә табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.

Наталья Дурманова,

Югары Уратма мәктәбенең 8 нче класс укучысы

 

Мырауҗан

Минем туган көнемә кечкенә генә, йомшак песи баласы бүләк иттеләр. Аның башыннан иркәләп сыйпаганда, песием "мыр-мыр" килә. Шуңа күрә мин аңа "Мырауҗан" дип исем бирдем. Песием тәмле сөтләр эчте, йомшак итләр ашады. Көн үсәсен төн үсте, төн үсәсен көн үсте, зур песи булып үсеп җитте. Бервакыт, йоклап ятканда, аяк тавышлары ишетеп күземне ачып карасам, каршымда таныш булмаган кеше басып тора. Куркып киттем. Ул миңа: "Мин синең песиең, мине явыз убырлы карчык сихерләде. Төнлә белән кеше булам, ә яктыргач песигә әйләнәм. Зинһар өчен миңа ярдәм ит. Китапханәгә барып бер җөмләне тәрҗемә итәргә кирәк", - ди. Аның сүзен тыңлап китапханәгә киттек. Ул сихерле китапханәгә барып җитәр өчен ерак юллар үттек. "Асарга ярамый акларга",- дигән җөмләдә өтер билгесе дөрес куелмаган икән. Мин өтерне дөресләп куеп бирдем.

Шулвакыт күк күкрәде, яшен яшьнәде. Шул тавышка уянып, әниемнән: "Песием кайда?"- дип сорадым. Әни: "Күренмәде ул, качкандыр инде" дигәч, мин песием өчен сөендем.

Данил Серебряков, 29 нчы мәктәп укучысы.

Бу әкияткә рәсемне Серебрякова Есения ясады. Алар Данил белән игезәкләр.

 

Беренче укытучым

Беренче тапкыр мәктәпкә килеп кергәч, мине беренче укытучым - Галия апа каршы алды. Ул хәзер дә минем күз алдымда елмаеп басып тора.

Галия апа һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучы апабыз безнең күңелгә ачкыч таба белде, безнең белән бергә шатланды, безнең белән бергә борчылды. Безне намуслы, ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтте.

Укытучы һөнәре бик җиңелләрдән димәс идем мин: бала күңеленә юл таба белергә, аларны укырга, язарга өйрәтергә, белем иленә юл күрсәтергә, тормышны аңлый, таный белергә, һәм, шул ук вакытта кеше итеп тәрбияләргә кирәк бит.

Беренче укытучым Галия апа ..... безне укырга, язарга өйрәтеп кенә калмыйча, игелек орлыклары да салырга тырышты. Аның һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч үтә иде. Без, сабыйлар, дәреснең тәмамлануын сизми дә кала идек.

Беренче укытучыбызга мин бик рәхмәтле. Галия апа сез һәрчак олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле булдыгыз. Киләчәктә дә күп сабыйларга белем бирергә һәм алар өчен иң кадерле, гүзәл кеше булып калуыгызны телим.

Булат Әһлиуллин, 26нчы мәктәп укучысы.

 

32нче гимназия укучылары иҗаты

Язлар килде чәчкәләргә төреп,

Матурлыкка төреп дөньяны.

Туган илгә җиңү алып килгән

Сез көткәнсез шушы язларны.

 

Сызланадыр сезнең күңелегез

Ничәнче яз инде җитсә дә.

Бу җиңүнең бөтен авырлыгы,

Бар кайгысы сезнең җилкәдә.

 

Аяз күкләр белән язлар килде.

Чәчкәләргә төреп дөньяны.

Тыныч күңел белән каршылыйбыз

Сез китергән шушы язларны.

Камилла Кәлимуллина, 4 нче класс укучысы,

***

9 нчы май - бәйрәм көн ул,

Җиңү көне туган илемдә.

Бөек җиңү килде әбиләрнең,

Бабайларның ныклы иңендә.

Арина Туляшева, 3 класс укучысы

***

9 нчы май - Бөек җиңү көнен

Бәйрәм иткән чагы дөньяның.

Күкрәгендә бик күп орден-медаль

Ялтырыйлар бүген бабамның.

 

Онытырга безнең хакыбыз юк,

Яратыйк без җирдә аларны.

Рәхмәтемне әйтеп кочып алдым

Бәйрәм белән котлап бабамны.

Валерия Якушева, 3 класс укучысы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: