Туган як

Тукай паркында

Безнең шәһәребездә Г.Тукай исемендәге гаҗәеп матур ял паркы бар. Анда бик күңелле кичәләр була. Гаиләбез белән паркка, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмгә барган идек. Безнең яшьтәге һәм зуррак кызлар, малайлар hәм олылар шигырьләр сөйләделәр. Без дә шул бәйрәмнең тамашачысы булдык. Кичә беткәч, паркны карап чыктык. Мин әкият илендә йөргәндәй булдым....

Безнең шәһәребездә Г.Тукай исемендәге гаҗәеп матур ял паркы бар. Анда бик күңелле кичәләр була.
 
Гаиләбез белән паркка, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмгә барган идек. Безнең яшьтәге һәм зуррак кызлар, малайлар hәм олылар шигырьләр сөйләделәр. Без дә шул бәйрәмнең тамашачысы булдык. Кичә беткәч, паркны карап чыктык. Мин әкият илендә йөргәндәй булдым. Анда төрле әкият геройлары сыннары ясалган. Алар безне озатып калды.
 
«Бала белән күбәләк» әкиятенә ясалганнары янында туктап та тордым. Өйгә кайткач, ул әкиятне алып, тагын бер мәртәбә укыдым. Парктагы кыз белән күбәләк сынын исемдә калдырган идем. Аларны ак кәгазьгә төшердем, төрле төстәге ком белән бизәдем.
 
Төсле ком белән рәсем ясау - иң яраткан шөгылем! Ул турыда узган елны декабрьдә «Балалар почмагы»нда язган идем.
Диләрә МӘГЫЙҖАНОВА,
3нче мәктәпнең
3в классы укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: