Туган як

Тугры дустыбыз

Беркөнне ишегалдында мәш килеп уйнаган вакытта, әти кайдандыр алып кайтып, алдыбызга көчекне китереп куйды. Кызыклы уен онытылды, бөтенебез шул кечкенә эт баласы янына җыелдык. Көчекнең юан аяклары бик кыска, бүксәсе зур булганга, ул йомгакны хәтерләтә. Борыны чем-кара төстә.

 Көчек кыска койрыгын болгый-болгый бөтен җирне исни, тикшерә башлады.
 –  Я, аңа нинди кушамат бирәбез? – дип сорады әти.
Барыбыз да уйга калдык. Шарик, Акбай, Актырнак кушаматлары берәүгә ошаса, бүтәннәргә ошамый иде. Озак кына шаулашып утыргач:
– Ярар, алайса, Тобик булыр, – дип безнең бәхәсне туктатты әти.
Шул көннән башлап, Тобик безнең иң якын дустыбызга әйләнде. Урамга чыкканда һәрвакыт аңа тәмле әйбер эләктереп чыгабыз. Нинди генә уен уйнасак та, ул безнең яныбызда мәш килә иде. 
Беркөнне «мәктәпле» уйнарга керештек. Апам –  укытучы, мин, энем, абыем һәм Тобик  укучылар булдык. Такталар куеп парталар ясадык. Апам эшлекле кыяфәт белән тактага акбур белән яза, дәрес алып бара. Без игътибар белән тыңлыйбыз. Тик Тобик кына тик утыра алмый, боргалана, безнең дәфтәрләрне авызына каба, болгый, ерта. Укытучы җитди кыяфәт белән көчеккә карады һәм:
– Тәлгать, тыңлап утыр, алайса икеле куям, – ди. 
Үзебез тәртипле итеп эшләп утырсак та, мондый «гадәтсез» сыйныфташыбыз булганга сөенәбез  һәм рәхәтләнеп көләбез. Бер ел вакыт эчендә Тобик зур булып үсте, безгә ияреп йөри башлады. Җәйнең бер иртәсендә урманга җиләккә киттек. Тобик та безгә иярде. Чиләкләребезне урман җиләге белән тутыргач, кайту юлына чыктык. Юлда авылга бара торган машина очрады. Ул безне туктап утыртты. Чит кешенең машинасына этне утыртырга читенсендек. Тобик машина артыннан озак кына чабып барды, ләкин арыды һәм артта калды. Өйгә тиз арада кайту сөенече дустыбыз өчен борчылу белән алмашынды. Күпме көтсәк тә, ул көнне этебез кайтмады. Әтиебез машина белән юлдан, урман кырыйларыннан әйләнеп кайтты. Ләкин нәтиҗәсе булмады. 
Инде дустыбызны күрергә өмет өзелгәч, бер көнне ишегалдына ябыгып беткән Тобик килеп керде. Ул, юлда ташлап киткән иптәшләренә койрыгын болгап, бернинди ачу сакламыйча, очрашуга чын күңелдән шатланды.
Зилә ГЫЙЛАҖЕТДИНОВА, 27 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: