Туган як

Туган ягымда көз

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез. Туган ягымда көз. Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая...

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

Туган ягымда көз.

Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая башлады. Көне-төне бертуктаусыз яңгыр ява. Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлә: кызыл, сары, яшел, кызгылт сары төсләргә буяла. Бу яфраклар аз гына җил исеп китсә - коелып бетәләр һәм бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфраклар тавышы ишетелә. Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Урманга барсаң - көзнең матурлыгын шунда күрәсең инде. Миңа миләш агачы бик ошый. Аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.

Көз - табигатьтә иң матур чорларның берсе. Шунысы күңелсез: яз көне очып килгән кошлар, көз көне яңадан җылы якларга очалар. Тезелешеп кошлар очуын күргәч, моңсу булып китә. Без аларны кул болгап озатып калабыз.

Алия Мөбарәкшина,

Сау булыгыз, кошкайлар!

Менә урманга алтын көз керде. Урмандагы агачлар саргайды, кызарды. Чыршы агачы гына үз төсен югалтмады, ямь - яшел калды. Яфракларның - туган агачларын, кошларның - туган якларын калдырып китәр чор килде.

Кара каргалар, кызыл түшләр, сандугачлар, карлыгачлар, туган якларын ташлап, җылы якка киттеләр. Җәнлекләр дә тырышып-тырышып кышка әзерләнделәр. Аю да йоклау ягын чамалый, күбәләк-күбәләк карлар оча башлап, өстенә калын юрган ябылганын көтә.

Дилназ Ибатуллин.

 

Яратам

Туган ягыма алтын көз килде. Тышта кискен җилләр исә, салкын яңгырлар явып ала. Агачлардан сары, көрән яфраклар коела. Кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнәләр. Аю да, керпе дә, тиен дә кышка әзерләнә. Куян ак тунын кия. Куак астында керпе үзенә яфрак түши, кышка гөмбәләр киптерә.

Мин көзге урманны бик яратам, чөнки агачлар, куаклар сихри матур төскә керәләр.

Гүзәл Нуриева.

 

 

Көзге урман.

Җылы җәй узып киткәч, табигатькә алтын көз килә. Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнәлр.

Мин көзге урманның сихри төсләрен бик яратам. Ел саен көзге урманга барырга тырышам.

Алия Әхмәтшина.

 

Көз җитте

Җәй безне җиләкләре, матур чәчәкләре белән сөендерсә, көз мул уңышы белән шатландыра. Агачлар сары, кызыл, коңгырт яфракларга төренә. Кояш бер көлә, бер елый. Туган яклары белән саубуллашып, җылы якларга китеп баралар. Иртән кояш чыкса, кичкә инде яңгыр яуарга да мөмкин. Мәктәпләрдә укулар башлана.

Диләрә Гәрәева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: