Туган як

Туган телем

шигырь

Туган телнең кадерен белмибез.

Җимерәбез аны, ватабыз.

Ямьсез сүзләр белән чуарлыйбыз,

Яр(ы)лып ята меңләп хатабыз.

Туган телнең кадерен белмибез.

Кирәк тапмый ата-анабыз.

Искә төшәр, бәлки, картайгачтын,

Хәзер нигә башны ватабыз?

Телсез халыкның яши алмавын

Белмиләрме әллә олылар?

Без саклап кала алмасак аны,

Нәрсә әйтер телсез балалар?

Туган телнең кадерен белмибез...

Гадел Сибгатов,

2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: