Туган як

Туган тел турында сөйләшү

Туган телгә багышлап, безнең мәктәптә күп чаралар үткәрелде: шигырь һәм рәсем конкурслары, концерт һәм шагыйрьләргә багышланган кичәләр...

Туган телгә багышлап, безнең мәктәптә күп чаралар үткәрелде: шигырь һәм рәсем конкурслары, концерт һәм шагыйрьләргә багышланган кичәләр... Шәһәребезнең иҗат кешеләре турында да онытмадык. 6в сыйныфы укучылары үзләренә кунакка «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рәмзия Вәлиеваны кунакка чакырдылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Харисова алып барды. Шагыйрә белән таныштырып узгач, ул аның туган ягына һәм әнисенә багышланган видеофильмны тәкъдим итте. Гүзәл Илчебай авылы тирәсендәге күлләрдә йөзгән аккошларны күреп сокландык (безнең мәктәптәге өч татар теле укытучысы да Актаныш ягыннан). Туган ягына булган мәхәббәт Р.Вәлиевага матур җырлар язарга ярдәм иткән. Очрашуда шигърият турында гына түгел, татар теленә кагылышлы кискен проблемалар хакында да сөйләшү булды. Рәмзия апа безне өйдә генә түгел, мәктәптә дә ешрак татарча аралашырга өндәде.
Кичә ахырында Р. Вәлиева, мәктәп директоры исеменнән, төрле сыйныф укучылары арасында уздырылган татарча иҗади бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

А.ШӘМСЕТДИНОВ, 11 нче сыйныф укучысы. 
Ф.Вагыйзов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: