Туган як

Тормышка ашырасы калды

Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында белем бирү буенча проект эшләп, аны тормышка ашыру өчен грант откан.

Проект спилс-карталар (магнитлы уен элементлары) җыю чемпионаты буларак тәкъдим ителә. Бу хакта Мәликә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләгән. Кыз проектны, «Романтик» һәм «Ялкын» яшүсмерләр клублары мөдирләре, Гөлнара Насыйбуллина һәм Альбина Гатина белән әзерләгән.
Спилс-карта Татарстан һәм Россияне өйрәнү өчен пазллар җыелмасы. Мәликә фикеренчә, мондый уен рәвешендә дәрес кызыграк узачак. Агачтан ясалган «районнарны» һәм «өлкәләрне» зур картага мөмкин кадәр тиз һәм, әлбәттә, дөрес итеп урнаштырырга кирәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: