Туган як

Тормыш дәресләре

Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.

Мин, әниемә хәерле иртә теләп, караваттан сикереп торам. Әнием мине чәй эчергәч, мәктәпкә озата. Аннары өй эшләре белән мәшгуль була ул. Укудан кайткач, мин дә ярдәм итәм: келәмнәрне тузан суырткыч белән үзем чистартам.
«8 нче март» җырын җырлый-җырлый, әнием тузан сөртә. Аннары бергәләп аш әзерлибез. Шулай итеп ул мине пешерергә өйрәтә: «Еракларга чыгып киткәч, ач йөрмәссең, улым!» – ди.
Әнием катлаулы тормыш юлы үтсә дә, нык, рухы сынмаган, һәр кешегә үрнәк, тырыш, эшчән. Ул әле көрәшә дә белә һәм энем белән мине көрәш алымнарына өйрәтә. Ул гына түгел, утын ярырга, мунча ягарга, печән чабарга, көрәк-сәнәк тотарга, гомумән. барлык йорт эшләрен алып барырга өйрәтә.
Әнием: «Тормышта югалып калмас өчен, тырышыгыз, балалар!» – ди. Мин аның белән горурланам һәм бик яратам!

Нияз Насыйбуллин,
Татарстан кадетлар корпусының
8 нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: