Туган як

Тормышка юл мәктәптән башлана

Тормыш... Нинди зур мәгънәле сүз! Безгә әле бу сүз ят кебек, чөнки без әлегә кечкенә. Шулай булса да, бу дөньяда яшибез бит. Туганбыз, тәпи йөреп киткәнбез, беренче сүзләребезне әйткәнбез, балалар бакчасыннан мәктәп бусагасына атлап кергәнбез... Тормыш, минемчә, ул туу гына түгел, ә анда үз юлыңны табып, матур итеп яшәү, шатлык-борчылулар...

Тормыш... Нинди зур мәгънәле сүз! Безгә әле бу сүз ят кебек, чөнки без әлегә кечкенә. Шулай булса да, бу дөньяда яшибез бит. Туганбыз, тәпи йөреп киткәнбез, беренче сүзләребезне әйткәнбез, балалар бакчасыннан мәктәп бусагасына атлап кергәнбез...
Тормыш, минемчә, ул туу гына түгел, ә анда үз юлыңны табып, матур итеп яшәү, шатлык-борчылулар кичереп югарыга омтылу, үз хыялларыңны чынга ашыру да. Ә аларны тормышка ашыру өчен безгә тырышып укырга кирәк. Балачакта алган белем һәм тәрбия безне гомеребез буена озатып бара.
Бүгенге көн һәр кешедән тирән белем, һөнәри осталык таләп итә. Без бу тормышка яраклашырга, мөмкинлекләребезне ача белергә, үз-үзебезгә ышанырга тиеш. Ә безгә бу мөмкинлекләр, әлегә, мәктәптә бирелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: