Туган як

Төнбоек әкияте

Төнбоек әкияте Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тол ир. Аның Чәчкә исемле буй җиткән кызы булган. Бервакыт Чәчкә күрше кызлары белән күлгә су коенырга барган. Кызлар киемнәрен салып суга кереп киткәннәр. Алар су коенганда, урманнан Шүрәле чыгып,Чәчкәнең киемнәрен урлаган. Кызлар судан чыкканнар да, йөгерешеп өйләренә кайтып та киткәннәр. Чәчкә судан...

Төнбоек әкияте

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тол ир. Аның Чәчкә исемле буй җиткән кызы булган. Бервакыт Чәчкә күрше кызлары белән күлгә су коенырга барган. Кызлар киемнәрен салып суга кереп киткәннәр. Алар су коенганда, урманнан Шүрәле чыгып,Чәчкәнең киемнәрен урлаган. Кызлар судан чыкканнар да, йөгерешеп өйләренә кайтып та киткәннәр. Чәчкә судан чыгып, күлмәген киим дисә, ни күзе белән күрсен, киемнәре Шүрәледә икән. Чәчкә бик курыккан, таш кебек катып калган. Шулвакыт Шүрәле телгә килгән:
- Әгәр дә син бер елдан соң минем белән урманда яшәргә сүз бирсәң, киемнәреңне бирәм, әгәр дә сүзеңнән чыксаң, нәселегезне юк итәм, - дигән.
Чәчкә Шүрәледән тизрәк котылыр өчен:
-Ярар, риза, -дип, сүз биргән.
Чәчкә киемнәрен киеп өйгә кайткан да әтисенә сөйләгән. Әтисе бу сүзләрне чынга алмаган:
-Кызым, син бу хәлне төшеңдә генә күргәнсеңдер, - дигән.
Бер ел үтеп, кич җиткәч, Чәчкә тәрәзәдән караса, ишегалды Шүрәлеләр белән тулган, ди.
- Әти, мине алырга килделәр, - дигән Чәчкә.
Шунда әтисе ишекне ябып, тишекләрне томалап куйган. Шүрәлеләр керер җир тапмагач, тәрәзәне ватып, Чәчкәне алып чыгып киткәннәр .
Әтисе озак кайгырган. Кызын урманнан эзләп, айлар-еллар үткән.
Бервакыт әтисе моңаеп кына кызын сагынып утырганда, ишектән балалары белән Чәчкә килеп кергән.
Бер көн кунак булгач, Чәчкә китәргә җыена башлаган.
Әтисе:
- Кызым, бер төн булса да кун, - дип ялварган.
Чәчкә:
- Юк, әти, кала алмыйм, кич китәргә сүз бирдем, - дигән.
Кич җитү белән, Шүрәле Чәчкәне алырга килгән. Шүрәле капканы ачуга, әтисе аның өстенә бер көтү эт җибәргән.
Ә кызы, килер диеп, Шүрәлене төне буе көткән.
Кайгырган кызын күргәч, әтисе барысын да Чәчкәгә сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Чәчкә балаларын үбеп-кочып, үксеп-үксеп озак елаган һәм:
- Атагыз булмагач, мин төннәр буе мәңге боек булып, төнбоек чәчкәсе булырмын, ә сез минем яфракчыкларым булырсыз, - дигән.
Бүгенге көндә дә төнбоек, ят кеше күзеннән яшеренгән сыман, бөдрә талларга уралган тып-тын сулы күлнең нәкъ уртасында ялгыз гына моңсуланып чайкала,ди.
.
Камилә СӘЙФУЛЛИНА,
25нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: