Туган як

Тәмле йокы

Бер көнне укытучы апа безгә яңа тема аңлата. Без игътибар белән тыңлыйбыз. Ул сораулар бирә, без җавап бирәбез. Класстагы барлык укучылар да яхшы билге алу өчен тырышалар. Кулларын да күтәреп җавап бирәләр, парта артыннан гына да кычкыралар. Кыскасы, класс гөж килә. Бервакыт арткы партадан килгән гырлаган тавышка бөтенебез дә борылып...

Бер көнне укытучы апа безгә яңа тема аңлата. Без игътибар белән тыңлыйбыз. Ул сораулар бирә, без җавап бирәбез. Класстагы барлык укучылар да яхшы билге алу өчен тырышалар. Кулларын да күтәреп җавап бирәләр, парта артыннан гына да кычкыралар. Кыскасы, класс гөж килә.

Бервакыт арткы партадан килгән гырлаган тавышка бөтенебез дә борылып карадык. Анда бер малай (исемен язмыйм!) йоклап киткән! Шул хәтле тавышка ничек йоклый ала, шаккаттык. Укытучы апа аның гаиләсен белгәнлектән, ул малайны уятмаска кушты. Кырык биш минут йоклады бу малай. Хәзер безгә ашханәгә барырга кирәк. Ач калмасын инде дип, селкетә-селкетә көчкә уяттык. Ә ул кайда икәнлеген дә аңламыйча, каранып тик утыра. Ята-ята муены кәкерәйгән. Күзләре кызарып беткән. Көчкә торды. Без аны җитәкләп ашарга алып киттек. Дәфтәрләрен,китапларын да җыеп калдыра алмады. Башы эшләми! (Әле нәрсә ашаганын да белмәгәндер!)

Аның дәрестә ни өчен йоклап киткәнен без соңрак белдек. Ул иртәнге алтыга кадәр компьютерда уйнап утырган икән...

Айнур Хадиев,

10 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: