Туган як

Әтиемә хат

Су коенырга баргач, бер гаиләгә сокланып карап тордым. Алар барысы да көлешәләр, уйныйлар, бергәләшеп су коеналар. Менә бәхет нинди була икән. Әтиең, әниең бергә булу - дөньядагы барлык алтыннардан да кыйммәтрәк. Хәзер минем гаиләм өч кешедән тора: әнием, абыем һәм мин. Әтиең кайда, дисезме? Юк, ул исән-сау, сәламәт, тик безнең...

Су коенырга баргач, бер гаиләгә сокланып карап тордым. Алар барысы да көлешәләр, уйныйлар, бергәләшеп су коеналар. Менә бәхет нинди була икән. Әтиең, әниең бергә булу - дөньядагы барлык алтыннардан да кыйммәтрәк.
Хәзер минем гаиләм өч кешедән тора: әнием, абыем һәм мин. Әтиең кайда, дисезме? Юк, ул исән-сау, сәламәт, тик безнең белән яшәми генә. Ике алма кебек баласын ташлап, икенче бер апа янына яшәргә китте.
Әтием, сиңа ни җитми соң? Әнием һәм мин, һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, эштән кайтуыңны көтеп тора идек. Син кайтуга без өчебез өйдәге бөтен эшне эшләп куя идек. Сиңа бер эш тә калмый иде. Син кайтмыйча ашарга да утырмый идек. Син кайткач, ризыклар тагын да тәмлеләнеп киткән сыман була иде.
Хәзер син ерак та түгел, якын да түгел. Безне бары тик бер-ике километр аерадыр. Хәзер машинаңа яңа хатының белән аның кызы утырып йөри инде. Алар бит әни белән минем урынны алды.
Әйбер кирәк чакта, син бакча артыннан кайтып керәсең дә, аласы әйберләреңне алып, миңа һәм абыема бер сүз әйтмичә, бакча артлатып тагын качасың. Эх, әти!
Әти, син беренче чиратта кызың белән улың турында уйларга тиешсең. Вакытлыча килгән мавыгулар сүрелер. Тик без дә ул чакта, үсә-үсә, сиңа карата сүрелгән булырбыз инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: