Туган як

Терәк булырга телим

Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.

Ул халык санын исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил булып эшли. Эше бик җитди, чөнки быел сентябрь аенда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу узачак. Ә хәзергә әзерлек эшләре бара.
Ләкин ул әле балалар тәрбияләргә дә өлгерә, иренә – безнең әтигә яраткан хатын да әле! Әнинең вакыты һәркемгә, һәрнәсәгә җитә. Ул мине кечкенәдән музыка түгәрәгенә йөртте, барлык концертларда һәм конкурсларда катнашырга ярдәм итте. Республикакүләм, Бөтенроссия, халыкара конкурсларда җиңүләрем – аныкы да. Әнием белән күпме фәнни-тикшеренү эшләре язып, якладык!
Мин аны бик яратам, чөнки әнием гомер бирде, тәрбияләде, минем өчен әле дә кайгырып тора, һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә һәм һәр эшемдә ярдәм итә.
Мин дә әнигә булышырга тырышам, аның терәге, таянычы булырга телим. Озак яшә, сәламәт бул, ешрак елмай, әнием!

Илнар Һидиятов,
24 нче лицей-интернатның
8 нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: