Туган як

Театр сәнгатенә өйрәнәләр

Шәһәребездә бию, җыр түгәрәкләре бихисап, ә менә театр сәнгатенә өйрәтүче студияләр, түгәрәкләр бик аз. Шуларның берсе –29 нчы мәктәптә оештырылган «Сөенеч» театр түгәрәге. Биредә тугыз бала шөгыльләнә. Кызлар барысы да 3 нче сыйныфта укый.

Түгәрәк инде икенче елын эшли. Моңа кадәр анда Түбән Кама медицина һәм педагогия көллияте студентлары шөгыльләнде. Быел исә «Сөенеч» җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева мәктәп укучылары белән эшләп карарга булды. 
– Мәктәп директоры Равис Шакиров балалар өчен түгәрәк оештырырга теләвемне белгәч, хуплады. Ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә бирде, – ди  ул.
Театр сәнгате турында балалар берни белмиләр икән диярлек (бер-икесе «Мунча таш»ын карыйбыз дигән), өстәвенә, оялчаннар, әмма бик тырышлар. Шуңа да башта апалары театрлар турында мәгълүмат бирә, бергәләп альбомнар карыйлар. Вәсилә Исмәгыйлева дәрес саен пластикага, сәхнә теленә, актерлык осталыгы элементларына аеруча игътибар бирә. Кыю булырга, сәләтеңне күрсәтүдән оялмаска өйрәтә. Кызларга тизәйткечләрне ятлау башта авыр булса, хәзер бик яраталар. Образ өстендә эшләүнең ни икәнен беләләр. Алар бию түгәрәгенә, бассейнга йөрергә дә вакыт табалар.
– Берничә ай эчендә алар бик үстеләр. Кызыксынулары да арта, – ди Вәсилә ханым. – Әти-әниләре, балалар түгәрәккә йөри башлагач, сөйләм телләре баеды, диләр. Бервакыт Лиана исемле кызыбыз репетициягә хәтта авыру килеш килде. Үгетләсәм дә, кайтып китмәде. Ә Ләйлә Абдуллина WhatsApp кушымтасында «Сөенеч» төркемен булдырды. Төркемгә әти-әниләр дә кертелгән. Димәк, алар барлык яңалыклардан хәбәрдар.
Беренче мәртәбә Укытучылар көнендә чыгыш ясыйлар. Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әкиятеннән өзек алып, музыкаль композиция әзерлиләр. Аннары Әниләр көнендә, Яңа ел бәйрәмендә уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Балаларын сәхнәдә күреп, әти-әниләр дә шатлана. Еш кына үзган ел түгәрәккә йөргән студентлар да ярдәмгә килә. Чараларда бергәләп катнашалар. 
Г.Тукайның туган көне уңаеннан, тагын бер чыгыш әзерләнә: Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән өзек күрсәтеләчәк. Шулай да, нигездә, музыкаль композицияләр куела. Җитәкчеләре әйтүенчә, кирәкле киемнәр һәм декорацияләр булмагач, кая барасың? Театр сәнгатенә малайларны җәлеп итү дә авыр. 
Шулай да «Сөенеч» түгәрәге җитәкчесе бу башлангычын уңышлы дип саный. Театр сәнгате белән кызыксынучылар артыр дип ышана. Киләчәктә биредә шөгыльләнүче балалар арасыннан танылган артистлар да чыгар, бәлки. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: