Туган як

Тавышы белән таң калдырган

Дүрт яшьлек Алия Присягина «Созвездие-Йолдызлык» республикакүләм фестиваленең зональ этабында беренче урын алган. Быел ул Җәлил бистәсендә узган. Анда Түбән Камадан, Зәйдән, Сарман районыннан иң сәләтле балалар җыелган.

Солдатлар турында җыр башкарып, Алия жюри әгъзаларын матур тавышы белән таң калдырган. Ул җырларга бик ярата икән. Беренче булып аның сәләтен җыр «Балалар иҗаты үзәге» укытучысы  Эльмира Коркина күреп алган. Ул кызчык белән җиде ай гына шөгыльләнсә дә, кечкенә җырчы инде зур уңышларга ирешкән. Укытучысы әйтүенчә, Алия – тырыш, максатчан, биремнәрне аңлый. 
Сүз уңаеннан, кыз әле нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнә һәм ярышларда катнашырга тели. Хәзер ул апрель уртасында Казанда узачак фестивальнең финалына әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: