Туган як

Татарстанда узган BabySkills-2021 төбәк чемпионатта түбәнка-малылар җиңде.

Чемпионатта балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша.

Беренче этапта барлыгы 1000 баладан төбәкара этапка 98е генә чыккан. 5-11 яшьлек балалар 13 компетенциядә көч сынашкан. Түбәнкамалылар Адель Вәлиев һәм Равил Нуриев «Юлда йөрү куркынычсызлыгы» категориясендә чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, Адель Вәлиев бу компетенциядә шәһәребездә беренче урын алган иде. Бу юлы да малайлар сынатмады, 90 нчы балалар бакчасына йөрүче Адель беренче урын алган, ә 95 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Равилдә – «бронза»! Икенче урынга Яр Чаллыдан Радмир Гишмеев лаек булган. «Егетләр»ебезне уңышлары белән котлыйбыз. Адель исә Түбән Кама данын май ахырында төбәкара чемпионатта да яклады һәм беренче урынга лаек булды!

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: