Туган як

Тарих белән таныштырганнар

Түбән Кама кино мәктәбе укучылары «Россия – минем йортым» федераль конкурсы финалына узган.

Алсинә Нурхәмәтова, Җәмилә Шәрәфетдинова, Зөлфәт Хөснуллин Чирмешән районындагы Ташказан дигән урын турында үзләре төшергән фильмны тәкъдим иткәннәр. Хәзер биредә бала-чага уйный, кызыклы урыннарны эзләүчеләр килә. Ә кайчандыр 1920 елларда чокырда репрессиягә эләккән кешеләр яшәгәннәр, аш пешергәннәр, землянкалар казыганнар...
Фильм конкурста катнашучыларга да, жюри әгъзаларына да тәэсир иткән. Нәтиҗәдә, яшь кино төшерүчеләр финалга узган. Җиңүчеләргә Мәскәүдә, Ломоносов исемендәге дәүләт университетында тантаналы төстә бүләкләр тапшырылган. Чарага Россиянең 44 төбәгеннән сәләтле балалар чакырылган.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: