Туган як

Табигатьне саклыйк

Бу дөньяга килүебез, үсүебез, яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да, табигатькә рәхмәтле, рәхимле булырга кирәк. Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен, зарурлыгын, гүзәллеген аңларга тиешбез. Табигать безгә елга-күлләрне, урманнарны, болыннарны, күккә ашкан тау-ларны бүләк иткән: шушы байлыкның кадерен белсәк иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда завод-фабрикалардан чыккан агулы матдәләр, сулар, газлар һавабызны,...

Бу дөньяга килүебез, үсүебез, яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да, табигатькә рәхмәтле, рәхимле булырга кирәк. Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен, зарурлыгын, гүзәллеген аңларга тиешбез.
Табигать безгә елга-күлләрне, урманнарны, болыннарны, күккә ашкан тау-ларны бүләк иткән: шушы байлыкның кадерен белсәк иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда завод-фабрикалардан чыккан агулы матдәләр, сулар, газлар һавабызны, эчәр суыбызны пычраталар. Нәтиҗәдә, бик күп чирләр килеп чыга. Кешеләр, бигрәк тә балалар, аллергик авырулардан интегә. Ул гына да түгел, без, кешеләр үзебез дә табигатьне вәхшиләрчә пычратабыз. Хуҗалык чүп-чарларын билгеләнгән урыннарга илтеп түкмибез, табигать кочагында рәхәтләнеп ял иткәч, пыяла ватыкларын, бушаган савытларны җыеп алмыйбыз. Урманга гөмбә җыярга баргач, шушы хәлләрне күреп йөрәгем бик әрнеде. Киләчәккә бездән нәрсә кала соң? Табигать бездән ярдәм көтә. Күптән чаң сугар вакыт җитте. Шуны аңласак иде. Кеше булып калыйк! Табигатебезнең кадерен белик, аны киләчәгебез өчен саклыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: