Туган як

Табигатьне сакларга!

шигырь

Мин урамда чүп-чар күрдем,
Кемдер юлга ташлаган.
Әллә инде, эзләсә дә,
Чүп чиләген тапмаган.
Әни мине кечкенәдән
Өйрәтә чисталыкка.
Йөргән җирне чүпләмәсәң,
Яратыр, ди, халык та.
Тәртипсезләр эшедер ул –
Табигатьне пычрату.
Урамнарда, урманнарда,
Һәр урында чүп ату.
Әй, кешеләр! Табигать –
Тиң бит ул хәзинәгә.
Шул хәзинәбезне саклап,
Кирәк тормыш итәргә.
Алинә Галиуллина,
31 нче мәктәпнең
6 нчы сыйныф укучысы

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: