Туган як

Табигать – туган йортыбыз

Чынлап та, табигать безнең туган йортыбыз. Без яшәгән җирдә табигатькә сокланып туярлык түгел. Чишмәләр, су буйларында гөрләп үскән таллар, җиләкле таулар, болыннарда үскән аллы-гөлле чәчәкләр – барысы да сокландыра. Әмма табигатьне искә дә алмаучылар артуы кызганыч: заводлар төзелә, бөтен җир чүп белән тула. Гүя кешеләр табигатькә зыян салганнарын сизмиләр һәм үзләре шул табигатьтә яшәгәнлекләрен оныталар. Ә аны сакларга кирәк.

Мин табигатьне бик яратам. Җәй көннәрендә елгада су коенам, тау итәкләрендә кызарып пешкән җиләкләрне җыям. Ямьле җәйдән соң алмашка алтын көз дә килеп җитә. Көннәр салкыная, агачларның яфраклары сары, кызыл, алтын төсләр ала. Яңгыр да явып киткәли. Ләкин барыбер көннәр үзенчә матур булып кала бирә. Кышларын бар дөнья ак карга күмелә, агачларны бәс каплый, аяк астында баскан саен кар шыгырдый. Яз җиткәч, табигать йокысыннан уяна, ямьгә күмелә. Сулар ага, кошлар сайрый, беренче чәчәкләр – умырзаялар кар астыннан баш калкыта, әкрен генә үләннәр шытып чыга. Туган якның табигатен бик яратам мин. Ансыз тормышны күз алдына да китереп булмас иде. Туган ягыбызның табигатен сакларга, якларга кирәк. Шул вакытта гына ул матур була ала.

Дания Гарипова, 15 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: