Туган як

Табигать – безнең туган йортыбыз

Чынлап та, табигать – безнең туган йортыбыз. Без яшәгән урында табигатькә сокланып туярлык түгел.

Чишмәләр, су буйларында гөр-ләп үскән таллар, җиләкле тау-лар, болыннардагы аллы-гөлле чәчәкләр – барысы да сокландыргыч.
Мин табигатьне бик яратам. Җәй көннәрендә елгада су кое-нам, тау итәкләрендә кызарып пешкән җиләкләрен җыям, инешләрендә су ерып йөзәм. Ямьле җәйдән соң, алмашка алтын көз дә килеп җитә. Көннәр инде салкынайды. Агачларның яфраклары сары, кызыл, алтын төскә керә. Кайбер көннәрдә, бераз сибәләп, яңгыр да явып киткәли. Ләкин көннәр барыбер үзенчә матур булып кала.
Кышларын табигать мамыктай ак карга күмелә, тылсымлы әкият-тәге кебек, агачларны бәс каплый, баскан саен, аяк астында кар шыгырдый.
Яз җитә башлагач, табигать йокысыннан уяна, ямьгә күмелә. Сулар ага, кошлар сайрый, беренче чәчәкләр – умырзаялар кар астыннан баш калкыта, әкрен генә үләннәр яшелләнә башлый. Туган якның табигатен бик яратам мин. Ансыз тормышны күз алдына да китереп булмас иде. Туган ягыбызның табигатен сакларга, якларга кирәк. Шул вакытта гына ул матур була ала.

Дания Гарипова,
15 нче мәктәпнең
7 нче сыйныф укучысы

фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: