Туган як

Табиблардан курыкмас өчен

Түбән Каманың «Рубаха» оешмасы балалар һәм әти-әниләр өчен «Могҗизалар чемоданы» фестивале уздырды. Анда 270 тән артык кеше катнашты.

Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында «Хастаханә» уены оештырылды. Аның максаты – балаларга табиблардан куркуны җиңәргә ярдәм итү. Бу юлы оештыручылар «кыр госпитале» корганнар. Моннан кала фестивальгә килгән кунаклар төрле мастер-классларда да катнаштылар: кемдер сабын ясарга, кемдер биергә өйрәнде, кемдер өстәл теннисы уены кагыйдәләрен үзләштерде.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: