Туган як

Сынаячаклар

1 сентябрьдә 5-11 нче сыйныфларда белем алучы Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, шулай ук Яшел Үзән һәм Лаеш районнары мәктәпләрендә белем алучы 500 укучы үзләренең смартфоннарына «Мин – укучы» дип аталган мобиль кушымта урнаштырганнар.

Түбән Камада мондый чакыру 10 нчы мәктәп балаларына җибәрелгән. Кушымта аша укучылар edu.tatar.ru сайтындагы электрон көндәлеккә керә алачак, шулай ук аларга игътибарны күбрәк бирергә тиешле фәннәр киңәш ителәчәк. Яңа сервис балаларга өйгә биремнәрне эшләргә ярдәм итәчәк, укытучысы бәясен күрсәтәчәк яки киләсе дәрес темасы турында хәбәр итәчәк. Яңа кушымтаны укучылар бер ай дәвамында сынаячаклар, аны ясаучыларга
тәэсирләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: