Туган як

Сынатмадылар

13 нче гимназия-интернатында белем алучы кызлар Әлмәткә барып, инглиз теле буенча халыкара турнирда җиңү яулап кайттылар.

Әлеге чарада АКШның Йель университеты оештырды. Әлмәттә Татарстанның төрле шәһәрләреннән 367 катнашучы җыелган. 13 нче гимназия турнирга 43 укучы барган, укытучылары исә жюри составына кергән.
Чара дүрт өлештән торган һәм тулысынча инглиз телендә барган: башта катнашучылар инша язганнар, аннары телдән фикер алышканнар, тест узганнар, сорауларга җавап биргәннәр.
Кызлар сынатмадылар, алтын һәм көмеш медальләр белән кайттылар. Инглиз телендә аралашып, белемнәрен ныгыттылар, шулай ук башка күңел ачу чараларында катнаштылар.

Фото 13 нче гимназия сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: